Кадерле Кама Тамагылылар! Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә, аларның илебез өчен эшләгән батырлыкларына дан белән “Безнең бердәм Җиңүебез” дип исемләнгән проект эшли башлады.
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә гомумбелем бирү мәктәпләре директорлары, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләренең мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләре, үзәк район сырхауханәсе, полиция бүлекчәсе, ЦСОН хезмәткәрләре катнашында үткәрелгән киңәшмә балигъ булмаганнар арасында наркотик һәм психотропик матдәләр куллану һәм таратуны кисәтү буенча белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү проблемасына багышланган иде.