ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2013 ел
җомга
 Кама Тамагы районы балалар китапханәсендә Абдулла Алиш иҗатына багышланган “Сез Алишны беләсезме?”- дип исемләнгән чара булып узды.  

24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габудуллин һәм  Кама Тамагы муниципаль хәрби комиссариат башлыгы Дамир Сергеев Мәскәү өлкәсе Ногинск шәһәрендә  Кама Тамагы  районы карамагында булган хәрби бүлек №58172 булдылар.

22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
20 нче октябрь көнне Кама Тамагы районы Каратал авылында гомер итүче Хәлимә Мөбәрәкҗан кызы  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге  күркәм юбилее белән аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габудуллин, авыл җирлеге башлыгы Илдус Сагъдиев һәм “Ленин” ис. җитәкчесе Мидхат Гимадиев котлады.

18
октябрь, 2013 ел
җомга
Районыбыз мәгариф учреждениеләре катнашкан наркотикларга каршы “Наркотикларсыз тормыш” дип исемләнгән республика айлыгы тәмамланды.16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар белән наркотикларга каршы юнәлештәге төрле чаралар үткәрелде.

16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

15 нче октябрь көнне Кама Тамагы районы Олы Салтык авылында гомер итүче Асия Әхматҗан кызы  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге  күркәм юбилее белән аны Кама Тамагы район башлыгы ярдәмчесе Илхам Гимадиев һәм авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибатов котлады.

 Кама тамагы бистәсендә дә күптән көтелгән ике манаралы  мәһабәт биналы мәчет ачылды. Районда 23 нче мәчет бинасы икән. Коръән сүрәсе белән аны Габделмәҗит хәзрәт Хәмитов ачып җибәрде. Аннан район башлыгы Зөфәр Гарәфиев төп иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.
Әлеге тантаналы ачылышта Кама Тамагы  муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, Казан  1000 еллык исемендәге мәдрәсә ректоры  Ильяс хәзрәт Зиганшин, ТР ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков,бик күп кунаклар һәм  дин кардәшләребез катнашты.

11
октябрь, 2013 ел
җомга
Агымдагы елның декабрендә билгеләп үтәчәк гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көненә әзерләнү кысаларында авыл һәм шәһәр җирлекләрендә МР башлыгы, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Зөфәр Гарәфиев тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итүләр башланды.
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарафиев Бөек Ватан сугышы Ветераны Ерунов Анатолий Николаевичны 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте

10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

 Кама Тамагы районы Затон урта гомуми белем биру мәктәбе укырга да,төрледән төрле чараларда да катнашырга өлгерә.

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” девизы астында 9 нчы октябрь көнне 2013 нче елда Затон урта гомуми белем бирү мәктәбендә 3-11 сыйныфлар арасында ярыш булып узды.


3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсендә картлык буенча пенсиягә чыгучыларга пенсия таныклыкларын  даими рәвештә рәсми тапшыру традициягә  керде.
Районыбызда 5722 пенсионер исәпләнә, шуларның 255е лаеклы ялга 2013 елда чыккан. Бүген районыбызда картлык буенча уртача пенсия күләме 9078 сум тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда пенсионерлар 8,5 процентка баеды – 2013 елда пенсия ике тапкыр – февраль һәм апрельдә индексацияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International