ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларны, студентларны, ата-аналарны,укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, бу өлкәдә хезмәт итуче барлык эшчелэрне яна уку елынын башланыпа китүе белән тәбриклэде.


29
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Халыкара тәҗрибә анализы күрсәткәнчә, ришвәт алган һәм биргән өчен генә түгел,  ришвәт вәгъдә иткән һәм тәкъдим иткән, шулай ук ришвәт бирү турында үтенеч һәм аны алырга риза булган очракта да җинаять җаваплылыгы каралган алым бүгенге көндә киң кулланыш таба. Шушы положениеләр чит илләрдә коррупциягә каршы конвенцияләрдә һәм милли законнарда беркетелгән.
Районда 30 августта Республика көнен үткәрү программасы бай һәм төрле булачак.
Җиденче ел инде Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе үткәрелә. Шушы вакыт эчендә безнең районда гына да аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче 250дән артык беренче сыйныфка баручы балага 1 сентябрьгә язу әсбаплары тутырылган букча һәм спорт формасы бүләк ителде.
Халыкта «Кеше китә, җыры кала” дигән әйтем бар. Әгәр дә бүген районыбызның гына түгел, җөмһүриятебезнең дә горурлыгы булган Туфан абый Миңнуллин исән булса, аңа- 78 яшь тулган булыр иде. Инде бакыйлыкка күчкәненә дә елдан артык вакыт үтеп киткән.

21
август, 2013 ел
чәршәмбе
14 августтан “2012-2014 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаган фермерларга ярдәм” ведомство программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында конкурста катнашучыларны сайлап алу өчен заявка һәм документлар кабул ителә башлады.
Ел саен август аенда танылган язучы, драматург  Туфан ага Миңнуллин безнең районга татар театрларын алып кайтып яхшы традиция булдырып, халыкны рухи яктан баета иде.
«Сәләт» халыкара яшьләр  форумы барлык республикадан балалар җыйды.
РФ ЭЭМ Югары Ослан муниципаль районара бүлегенең Кама Тамагы полиция бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, урып-җыю эшләре башлангач республикада ел саен үткәрелүче “Уңыш” операциясе старт алды.
“Яшүсмер-2013” республика ведомствоара кисәтү операциясе ахырына якынлаша. Операция кысаларында “Яшүсмер– җәй”, Яшүсмер- энә” чаралары үткәрелде. 1 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр “Яшүсмер-гаилә” кисәтү- патронаж акциясе үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International