“Кама Тамагы үзәк район дәваханәсе” дәүләт автоном учреждениесе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «2012-2014 елларга Татарстан Республикасында корруциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру турында»гы 2012 елның 14 ноябрендәге 1480нче максатлы программасы нигезендә, сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча планлы эш алып бара.
Сентябрьдән Кама Тамагының авыл эшчәннәре матур гадәт буенча республика башкаласында үткәрелүче ярминкәләрдә актив катнаша. Ярминкәдә районның агросәнәгать комплексы бүлекчәләре, предприятие һәм оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, шәһәр һәм авыл җирлекләре авыл хуҗалыгы һәм тиешле юнәлештәге товарлар спекторы тәкъдим итәчәк.
Республика районнарында яшәүчеләр апрель аеннан башлап, “Казан-арена” стадионы, башка спорт объектлары төзелешен җыештыру өмәләрендә актив катнашты. Татарстан Универсиадага әзерләнде.Гомуми эш нәтиҗәсе буларак районда өч яңа спорт мәйданчыгы, мини-футбол мәйданчыгы барлыкка киләчәк,спорт инвентаре белән тренажер мәйданчыклары урнаштырыла.Аларга турник, таган, гимнастика комплексы һәм теннис өстәле куелачак, балалар өчен уйнау мәйданчыгы ясалачак.
Узган чәршәмбедә районның сигез гаиләсе ана капиталына сертификат алды.
Ана капиталына сертификатларны муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, яңа өйләнешүчеләр һәм аларның ата-аналары өчен «Гаилә битләре» белешмә әсбапларын ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова тапшырды.