4-7 октябрьда «Сәламәтлек» IX авыл спартакиадасы кысаларында Биектау район үзәгендә ир-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының зона ярышлары үткәрелде.
6 октябрьдә Казанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чираттагы ярминкәсе булды.
Районда исәпкә алынмаган торак фондын ачыклау эше башланды.
Эвакуация юлларындагы ишекләр ирекле ачылырга һәм бинадан чыгу юнәлешендә булырга тиеш. Эвакуация ишекләре һәм юлларын (шул исәптән, коридор, тамбур, галерея, баскыч мәйданы, баскыч маршлары, ишекләр, эвакуация люклары) төрле материаллар, әйберләр, җиһазлар, производство калдыклары, чүп-чар һәм башка әйберләр белән тутырырга ярамый. Эвакуация ишекләрен кадаклап кую тыела.
“Ак Барс-Мед” иминләү компаниясе” ООО мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта бердәм үрнәктәге иминләү полислары рәсмиләштерелә, аларны алуга заявка Мәскәүгә җибәрелә.
Соңгы елларда тренер Вил Камалов җитәкчелегендә мәктәп укучылары арасында спортның тагын бер төре - бокс популярлашты.
11-21 октябрьдә Бөтенроссия газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәрелә.
Узган атнада Казанда Россия Ислам Университетының актлар залында ТР мәчетләре каршындагы курслар мөгаллимнәренең II республика киңәшмәсе булды.
Малларны кышкы абзарларда асрауның икенче ае бара.
Узган якшәмбедә район мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган чара җылы һәм дустанә шартларда үтте. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, шулай ук МР мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров, мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз оешмалары рәисе Татьяна Гращенкова укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.