Муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов Бабанова Клавдия Васильевнаны 85 яшьлек юбилее белән котлады.
Үзәк район сырхауханәсендә өлкәннәр көне ике этапта үтте.
3 октябрьдә Балчыклы авыл мәдәният йортында Олы Бортас авыл җирлеге Советының көнүзәк мәсьәләләрен тикшерү буенча чираттагы җыелыш үткәрелде.
17 октябрьдә 19.00 сәгатьтә РДКда якташыбыз, драматург- язучы Рәдиф Сәгъдиевның иҗатына 35 ел тулу уңаеннан авторның Буа сатира театры белән берлектә кичәсе була.
Өлкәннәр көнен әби-бабайлар сабый балалардай көтеп ала. Үзләренә карата хөрмәт хисе тойсалар, сөенәләр. Бу ункөндә һәр авыл җирлегендә аларны бергә чакырып, концертлар кую, чәй табыны артында сөйләшеп утыру яисә күчтәнәчләр бирү гадәткә кергән, чөнки бу көннәрдә һәркайсыбыз алар алдындагы бурычыбызны аеруча ныграк сиземли. Атабай, Бишалаб һәм Каратал авыллары өлкәннәре дүшәмбедә, Иске Казиле авылында сишәмбе көнне җылы очрашуда булды.
Татарстан почтасы хезмәткәрләре республикада 1 октябрьдән - Халыкара өлкәннәр көнендә старт алган «Син үзең генә түгел!» акциясе инициаторы булды.
Октябрь башында “Кама Тамагы гипс руднигы” ААҖ коллективы кулланучыга төп складтан 544 мең тонна гипс ташы озаткан.
Соңгы вакытта Мәскәүдәге җәяүлеләр үлеменә, алар арасында балалар да бар, бәйле фаҗигаләр тетрәндерде һәм юллардагы куркынычсызлык турында тагын бер кат уйларга мәҗбүр итте.
26 сентябрьдә вакытыннан алда тизйөрешле судноларда («Метеор», «Восход») навигация тәмамланды.
Узган якшәмбедә Куйбышев Затон стадионында Идел арты зонасының ирләр командасы арасында футбол буенча XV юбилей турниры булып узды.