ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

10 сентябрь көнне Кама Тамагы урта мәктәбендә район үзәк китапханәсе китапханәчеләре  5 "Б» сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Афанасова Р.С.) өчен "Эшләгез, кешеләр, җирдә яхшылык!». Китапханәчеләр экология проблемаларына багышланган материал әзерләделәр (калдыклар ташлау, әйләнә-тирә мохитне пычрату, экологиянең кешегә йогынтысы).

         Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре тәрбиячеләр Ю.Р. Мөбариева, В. В. Гурьянова һәм О. П. Киселева белән берлектә балалар өчен күңелле физкультминутлар үткәрделәр. 


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 9 сентябрендә Затон урта мәктәбе командасы «Алга, яшь армиячеләр!» Идел аръягы зонасында 6 команда арасында: Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Апас районнарыннан беренче урынны яулады.

Бүген, 2019 елның 10 сентябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.

Музей хезмәткәрләре «Кама таңнары» АНО   ял итүчеләре  өчен тематик экскурсиядән соң, сәламәтлек һәм иминлек теләп, чәй эчәр өчен күчтәнәчләр тапшырды.


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Йортны билгеләп куюны үзгәртү мөмкинлеге турындагы карарны йорт чикләрендә урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы кабул итә. Мондый тәртип 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде инде.

Бакча йортын торак дип тану өчен, милекче җирле үзидарә органына тиешле гариза (шулай ук моны КФҮ офислары аша да эшләргә була) тапшырырга тиеш. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары аңлатуынча, гаризада йортның һәм җир кишәрлегенең кадастр номеры, мөрәҗәгать итүченең почта адресы, шулай ук җирле үзидарә органы тарафыннан гариза буенча кабул ителгән карар кабул итү ысулы күрсәтелә (электрон почта буенча, шәхсән һ.б.).

2019 елның 10 - 15 сентябрендә Татарстанның Актаныш районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узачак.

Кама Тамагы районында «Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы»старт алды. 5-6 сентябрьдә районның күп кенә мәдәният йортларында «Халыкара хәйрия көне» акциясе узды.

2019 елның 6 сентяберь көне «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы ##ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» иреклеләр акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының» Богородский рай «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагоглары Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә балигъ булмаганнар балалар белән дуслык һәм тынычлык темасына карата “Игелек дәресе” дигән чара үткәрделәр.

Кече Салтык авыл җирлегендә "Көзге игелекле эшләр атнасы" акциясе кысаларында авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Игелек визиты» үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International