ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 16 сентябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.

Затон поселогы китапханәсе Затон урта мәктәбенең 7 Б сыйныф укучылары өчен «Туган як киңлекләре» дип исемләнгән туган якны өйрәнү серпантинын үткәрде.

14 сентябрьдә районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча традицион көзге ярминкәләр сезонын ачтылар.

Кичә, 15 сентябрьдә,Кама Тамагы штп стадионында 2007-08 елгы яшүсмерләр командалары арасында Танкист көненә багышланган районара футбол турниры узды.
Ярышларда Буа, Тәтеш һәм Кама Тамагы спорт мәктәбе командалары катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча турнир чемпионнары булып Кама Тамагы командасы калды.
2 урын-Тәтеш командасы
3 урын-Буа
4 урында-Буа 2.
Турнир җиңүчеләре һәм призерлары Кубок, медальләр һәм грамоталар, шулай ук татлы приз белән бүләкләнде .
Без яшь футболчыларны котлыйбыз !

Киләчәктә дә уңышлар телибез !


14
сентябрь, 2019 ел
шимбә

2014 елның 14 сентябрендә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Әхәт улы Габидуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Кама Тамагы муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Владимир Павлович Сороковнин Суфия Хәсән кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Суфия Хәсән кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.

 


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

Район хуҗалыклары бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр, горчица һәм рапс җыю дәвам итә. Бүген 10 комбайнчы югары җитештерү күрсәткечләре һәм 2019 елгы урып-җыю барышында ирешкән уңышлары өчен премиягә ия булды.

Красновидово авыл китапханәсендә бишенче сыйныф укучылары өчен мәдәният дәресе узды.

    Тенеш поселогы китапханәсендә Рудник урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары белән «Терроризмга – юк!» - рәсем конкурсы үткәрелде.

 

 

 

2019 елның 13 сентябрендә Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Хәлим Хәмидулла улы Ибатов Мөнәвәрә Миннеҗан кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы тарафыннан гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәг. башлап үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International