2019 елның 8 сентябрендә «НовАгроТех» ҖЧҖ бөртекле культуралар җыюны төгәлләде. 1105 га мәйданда уңыш җыеп алынган, бөртеклеләрнең уңышы гектардан 30 центнер тәшкил иткән. Башка хуҗалыкларда бөртекле культураларны урып-җыю бара, бер үк вакытта азык әзерләү дәвам итә.
7 сентябрьдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда агымдагы урып-җыю кампаниясенең барышы турында хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Кама Тамагы районында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булып узды. Сайлау участокларында килүчеләр саны югары булуы билгеләп үтелде. Күчмә сәүдә оештырылды. Медицина хезмәткәрләре эшләде, теләүчеләр гриппка каршы прививка ясаттылар, кан басымын үлчәделәр. Иҗат коллективлары чыгыш ясады, һәр җирдә музыка яңгырады.
«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Затон поселогы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Дуслыкка очрашуга!» дип исемләнгән уен тренингы үткәрелде.
"Көзге игелекле эшләр атналыгы" кысаларында Осинники авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Без бергә" дип исемләнгән фольклор утырмалары үткәрделәр.
«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Кирельский авыл китапханәсе хезмәткәрләре Кирельский, Ишем, мордва Каратай мәдәният йортлары белән берлектә «Халыклар дуслыгы көне» үткәрделәр.
2019 елның 8 сентябрендә Гимадиева Миңнебану Минһаҗетдин кызын 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин котладылар.
Хөрмәтле танкистлар!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм .
Хөрмәтле финанс системасы хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Финансист көнен икътисадның барлык тармакларында эшләүче белгечләр билгеләп үтә.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау