ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Республикада 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча АПК предприятиеләре арасында конкурпс башланды. Конкурсның максаты – ашлык җыю комбайннары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм хуҗалыкларның ындыр табагы җайланмаларын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне, шулай ук туфракны төп эшкәртү агрегатларын әзерләүне тәэмин итү.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы сезгә 2019 елның июль-август айларында коммерцияле булмаган оешмаларның һәм муниципаль учреждениеләрнең катнашу мөмкинлеге белән грант ярдәме конкурсларын үткәрү турында хәбәр итә.

Бүген, 2019 елның 16 июлендә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Visit Tatarstan» рәсми туристик бренды (Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге) ярдәмендә 2019 елның 5-9 августында беренче тапкыр Россия Федерациясе территориясендә Яшьләр туристик форумы узачак.

2019 елның 3 августында Республикабызның иң матур урыннарының берсендә, Кама Тамагында «Идел – Кама» Балык тоту чемпионаты һәм «Кама ухасы-2019» фестивале узачак.

15 июльдә кичке 5тә чокырда бер көн элек өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган 81 яшьлек инвалид табылган.

2018 елда Россия Федерациясе Салым кодексы 45.1 статья белән тулыландырылды, 2019 елның 1 гыйнварыннан физик затларга милек салымнарын түләүне гадиләштерергә мөмкинлек бирә торган бердәм салым түләү төшенчәсе кертелде.

2019 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Куйбышев исемендәге Затон шәһәр тибындагы поселогында «Мәхәббәт белән җылытылган, һәрвакыт ныклы гаилә»күчмә чара үткәрделәр.


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

20 июльдә Питрәч авылы наратлыгында 4 нче Бөтенроссия «Скорлупино» яшьләр фестивале узачак. Чараны “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО һәм Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты оештыра.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2019 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча чаралар планы нигезендә 2019 елның 31 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны видеоэлемтә режимында шәхси кабул итүе планлаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International