ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2018 ел
шимбә

Милек рәсмиләштерәм дисәң, кадастр инженерларының хезмәтеннән башка булмый. Ул документны тиешле дәрәҗәдә, төгәл итеп эшләп бирми икән, дәүләт теркәүчеләре, төгәл­сез­лекләрне ачыклап, бер кочак кәгазьне кире кайтарырга да күп сорамый. Кадастр инженерларының кайчандыр җибәргән төгәлсезлекләре аркасында да бүген күпләр суд юлын таптарга мәҗбүр.

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР ида­рәсе (Росреестр) матбугат үзәге хәбәр итүенчә, республикада эшләүче кадастр инженерлары арасында рейтинг төзегәннәр. Бу турыда Татарстан Росреестр хезмәткәре Алсу Сабирзянова сөйләячәк.


27
июль, 2018 ел
җомга

26 июль көнне туган якны өйрәнү район музеенда Самарадан кунаклар килгән. Кунаклар өчен күзәтү экскурсиясе оештырылды. Килүчеләр музейның экспозиция залының байлыгына гаҗәпләнделәр һәм кызыклы экскурсия өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

24 июль көнне туган якны өйрәнү музеенда «Кама таңнары» КАО ЦСПның чираттагы заездның катнашучылары өчен музей заллары буенча тематик экскурсия үткәрелде. Экскурсиянең темасы район тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе, кызыклы тарихи фактлар һәм вакыйгалар булды.

27 июль көнне ТР Кама Тамагы муниципаль районында урып-җыюга әзерлек  буенча смотр-конкурс узды. Хуҗалыкларның  урып-җыюга әзерлеген махсус  комиссия тикшерде. Комиссия составына  үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың торышын тикшерү идарәсе башлыгы Р.Р.Зиатдинов, ТР авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгының хезмэтне саклау секторы мөдире А.Р.Салахов, шушы ук министрлыкның терлек азыгы җитештерү секторы мөдире И.Р.Хафизов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.И.Валиев, Гостехнадзор инспекторы Х.М.Гайнуллин, хуҗалык җитәкчеләре керде.

Кама Тамагы муниципаль районының “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”  дәүләт автоном учреҗдениесенең  социаль хезмәткәрләре торак пунктларга чыгып  ялгыз  яшәүче 70 яшьтән өлкән гражданнарны йөреп чыгу башкарыла. Йөреп чыгуның максаты өлкән яшьтәге гражданнарның социаль ярдәме мохтаҗлыгын ачыклау.

Кама Тамагы муниципаль районында 327 өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнар яши, бүгенге көндә социаль хезмәткәрләр актлар төзеп 245 кешене йөреп чыктылар.


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кайбер пенсионерлар, РПФның  түләүләрен алып торучы эшләү  фактын яшерергә мөмкин дип ышана. Бу алай түгел. Эшкә урнашу, һичшиксез, теркәлгән булачак. Намуслы эшбирүче ай саен Пенсия фондына хисап тота һәм хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат пенсионерның счетына күчә.  Кайда гына эшләсә дә, мәгълүматлар пенсия алу урыны буенча килә.


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 22 июль көнне Кама Тамагы муниципаль районының Уразлино авыл җирлегендә №1 һәм №7 ике бермандатлы депутатсыз округлар буенча алдан тавыш бирү утырышы – праймериз узды. №1 бермандатлы «Мирный» округы буенча Иванов Сергей Владимир улы һәм Гыйләҗева Гөлназ Шафик кызы депутатлыкка кандидатлар тәкъдим ителде. №7 бермандатлы  «Мәктәп» округы буенча Гыйлмуллин Илгиз Хәбир улы һәм Хәйруллин Илдар Мәрхәб улы депутатлыкка кандидатлар тәкъдим ителде.

 


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Кама Тамагы муниципаль районының иҗтимагый Совет әгъзалары Наилә Молчанская, Вадим Степанов, Лилия Зиннәтова һәм Совет рәисе, Татарстан Республикасының  Иҗтимагый палатасы мәгариф һәм фән буенча комиссия әгъзасы Татьяна Гращенкова Кирельск авылындагы "Волга" лагере эшләгән көннәрдә ял һәм сәламәтләндерү юнәлешләре белән таныштылар.  Лагерьда ял итү турында балалар бары тик уңай фикерләр генә калдырганнар.

24 июль көнне Районның балалар китапханә хезмәткәрләре “Салават күпере” балалар бакчасының урта «Б» төркеме балалар белән «Тизрәк, югарырак, күңеллерәк!» спорт-уен үткәрделәр. Балаларны китаплар, төрле спорт төрләре, спорт геройлары турында журналлар белән таныштырдылар. Уен  программасы барышында, балалар  «Кичү», «Снайпер» эстафеталарда, «Бу мин, бу мин, бу минем дусларым» уенында актив катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Чара ахырында балалар татлы призлар белән бүләкләнделәр.

Урак өсте башланыр алдыннан, игеннәрнең өлгерүе турында дөрес мәгълүмат алу максатыннан,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультантлары Илнар һәм Динар Исмагиловлар, ТР Россельхозцентр филиалының бүлек башлыгы Роберт Ганибаев 23 июль көнне кырларны тикшереп чыктылар. Алар бөртеклеләрнең дымлылыгын билгеләделәр.  “Нармонка” Агрофирмасынын №1  филиалының «Сөйки» бүлекчәсендэге мәйданы 83 га тәшкил иткән бодай басуында дымлылык 18% тәшкил итә, шушы ук филиалның «Карамал» бүлекчәсендә төрлечә: 19% тан 22% ка кадәр, «Олы Кариле»нең Ленин отрядындагы «Марафон» сортлы көзге бодайның дымлылыгы – 15%, 3 филиалның “Келәнче” бүлекчәсе белән Олы Кариледә- 26 һәм 29%.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International