2018 елның 20 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреждениясенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Аида Идрисова һәм Гөлназ Хөснетдинова АНО “ЦСП “Кама таңнары”нда балалар белән «Туп мәктәбе» дигән спорт чарасы үткәрделәр. Шул чараның төп максаты балаларны сәламәт яшәү рәвешенә гадәтләндерү.
Төп бурычы: координация хәрәкәтен, чыдамлыкны, җитезлекне үстерү; туп белән уйнау техникасын формалаштыру.
Чара вакытында төрле уеннар үткәрелде: “Вышибалы”, “Ракета”, “В яблоко”, “Кайнар бәрэңге”, “Эт” һәм башкалар.
23 июль көнне 95 яшь тулу уңаеннан Гобәйдуллина Галимә Хабибулла кызын Кама Тамагы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимир кызы, Куйбышев Затоны штп. Башлыгы Ефимов Николай Борис улы, ТОС рәисе Винникова Альмира Кадыр кызы котладылар. Аңа чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
"РФ ИҢ ЯХШЫ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ" чарасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат: http://ЛучшиеРуководители.РФ; «Яңалыклар», «массакүләм мәгълүмат чаралары», «Белдерү», «Яңа» бүлекләрендә.
Конкурс «РФ Федераль хәбәрләр»: http://ФедеральныеВести.РФ медиахолдинг мәгълүмат порталында игълан.
Тулырак мәгълүмат «Бөтенроссия ачык конкурсы "РФ ИҢ ЯХШЫ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ» чарасы белән монда таныша аласыз.
Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта ике дәүләт хезмәтен бирү белән бәйле яңа сервислар эшли башлады: элеккеге авиация һәм күмер чыгару тармагы хезмәткәрләренә пенсиягә профессиональ өстәмәләр, шулай ук күренекле казанышлары һәм хезмәтләре өчен өстәмә матди тәэмин итү билгеләнә. Гаризаны Пенсия фондының күрсәтелгән түләүләргә шәхси кабинетның сервислары белән файдаланып, ПФР сайты аша бирергә була.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы геомәгълүмат системасын гамәлгә ашыру проекты кысаларында Кама Тамагы районында кырларны паспортлаштыру буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы кырлары паспортларының 95 проценты тутырылган, шул ук вакытта кырларның чикләре тулысынча ачыкланган.
17 июльдә танышу визиты кысаларында Районның туган якны өйрәнү музеенда коллегалары белән якташыбыз, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының Республика Советы рәисе Иштирәков Хәбир Газиз улы булды. Килү максаты Районның ветераннар советы эше белән танышу, ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан әзерлек буенча тәҗрибә уртаклашу, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына багышланган һәм районның тарихи һәм истәлекле урыннары белән танышу иде. Килгән кунакларны Районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Юманов Виталий Алексеевич озатып йөрде.
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять “Нармонка” агрофирмасының 1 нче номерлы филиалы терлек азыгы әзерләү буенча алдынгы урында. 16 июльгә әлеге хуҗалыкта 1207 тонна печән, 4629 тонна сенаж әзерләнгән. 1787 га күпеллык үләннәрнең беренче каты чабып алынган.
14 июль көнне Кама Тамагы муниципаль районында “Яшел маршрут” бәйгесе кысаларында экологик өмә үткәрелде. Татарстан Республикасы турист волонтерлар ассамблеясе Кама Тамагы муниципаль районы волонтерлары белән берлектә туристлар йөри торган маршрутларны табигать һәм көн-күреш калдыкларыннан чистарттылар.
Кама Тамагы муниципаль районында яфрак азык әзерләү дәвам итә. Бу инде күптәннән килә торган традиция, авыл хуҗалыгы бүлекчәләренә терлек азыгы әзерләүдә файдалы ярдәм. Иске Казиле авыл җирлеге шулай ук кышкы чорга терлекләр өчен яфрак азык әзерләделәр.
14 июль көнне Олы Салтык авыл җирлегендә гөрләп зур бәйрәм үтте. Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин чараны ачып җибәреп килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте һәм күңелле итеп ял итүләрен теләде.