Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Ромашка сказочный цветок, люблю я каждый лепесток» исемле әңгәмә үткәрделәр. Балалар әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар.
75 ел элек, 1943 нче елның 5 июль көне, совет гаскәрләренең немец басып алучылры белән күп санлы Бөек Ватан сугышы кырлрының берсе - Курск дугасындагы сугышы башлана. Сугыш 1943 нче елның 23 августына кадәр дәвам итә. Курск дугасындагы 50 утлы көн һәм төн диярлек барган көрәш Бөек Ватан сугышы тарихында иң зур көрәшләрнең берсе буларак тарихка кереп калды.
Бу җәйге коры эссе көннәрдә авыл хуҗалыгы берләшмәләре үзләренең бөтен булган мөмкинлекләреннән файдаланып кызу темпларда терлек азыгы әзерлиләр. Терлекләрне уңышлы кышлатып чыгу өчен 6070 тонна печән, 31000 тонна сенаж, 38800 тонна силос әзерләргә кирәк.
Бк көннәрдә Республикада һәм районда эссе һава торышы саклана. Күп кенә кешеләр эсселектән суда коенып качырга тырышалар. Профилактик чаралар кабул ителүгә карамастан суда коену сезоны башланганнан бирле Татарстан Республикасында 57 гадәттән тыш вакыйга булды, 41 кеше суга батып үлде. Безнең районда 2 шундый вакыйга булды, 2 кеше батып үлде.
Эшкә алучылар, хезмәт хакын вакытында түләмәүче җитәкчеләр, аны «конвертта» гына бирүчеләр, зшкә официаль рәвештә алмасалар сез «Халык контроле» мәгълүмати системасының «соры» хезмәт базары бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм үз тәкъдимнәрегезне язып калдыра аласыз.
Район балалар китапханәседә “Ура! Футбол!” күргәзмәсе каршында спорт минуты үтте. Китапханәгә килгән балаларга футболга багышланган төрле сораулар бирделәр, алар үз чиратында әлеге сорауларга бик теләп һәм җиңеллек белән җавап бирделәр, шул ук вакытта үзләренең белгәннәрен асфальтта рәсем ясап та белдерделәр.
8 июль көнне 16.00. сәгатьтә Т. Миннуллин исемендәге паркта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара һәм бәйрәм концерты булачак.
“Татарстанда кыр көне – 2018” күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы эшчәнлеге буенча федераль программалар бәйгесендә җиңүче фермерларга һәм кооператив берләшмәләренә грант алу өчен сертификатлар тапшырды.
Кама Тамагы муниципаль район җыелма командасы Татарстан Республикасы беренчелегенә футбол ярышларында да катнаша. Безнең футбол командасы төрле командалар белән инде 7 уен үткәрде. Әлеге уен нәтиҗәләре буенча безнекеләр беренче урынны билиләр. Уеннар август ахырына хәтле дәвам итәчәк. Командага киләчәк уеннарда да уңышлар телибез!
Бүген Самара шәһәрендә 30 нчы тапкыр Самара өлкәсе татар халкы бәйрәме Сабантуй гөрләп үтә. Әлеге күркәм бәйрәмдә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов җитәкчелегендә безнең районнан да делегация катнаша.