28 июньдә Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта административ тәртип бозулар буенча 5 эш каралды. Гаепле кешеләргә кисәтүләр һәм төрле күләмдәге штрафлар билгеләнде.
2018 елда наркоманиягә каршы халыкара көрәшү көне “Әйдәгез үзебезнең тормышыбызны- үзебезнең җәмгыятьне- үзебезнең шәхесне наркотиклардан башка төзик” девизы астында үтә.
27 июнь көнне Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә “Яшьләр көненә” багышлап чара уздырдылар.
«Гонка Героев» массакүләм спорт чарасы
2018 елның 11 августында “Казан” спорт сәләмәтләндерү комплексы территориясендә “Гонка Героев”массакүләм спорт чарасы узачак.
Татарстан Республикасы территориясендә уңайсыз метеорологик күренешләр: 28 июнь көнне көндез республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән яшеннәр,кыска вакытлы көчле җил 15-20 м/с.
Район туган якны өйрәнү музее Аккош күле урманпаркы зонасы мәйданында үткән Казан сабантуена килүчеләргә, башкала кунакларына рус һәм татар ызбаларының ХХ гасырда ничек җиһазланышын, бизәлешен күрсәттеләр.
29 июнь көнне “Рәсәй юристлары ассоциациясе” һәм “Бердәм Рәсәй” партиясенең Татарстан бүлекчәсе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үткәрә.
Бүген Район үзәк хастаханәсендә кан тапшыру акциясе бара. Район оешмалары хезмәткәрләре, җитәкчеләр, гади халык кан бирү пунктына килделәр.
Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә булышлык итү үзәге экономика министрлыгы белән берлектә 2018 елның 29 июнь көнне сәгать 10 да “Бизнес-десант” исемле чара үткәрә. Адресы: Кама Тамагы штп., Большая Волга урамы, 4 нче йорт (гостиный двор “Камский Трофей).
Атаклы немец язучысы Эрих Ремаркның тууына 120 ел тулуга багышлап район үзәге китапханәсе “Кама Таңнары” социаль ярдәм үзәгендә ял итүчеләр өчен онытылган китаплар күргәзмәсен карау оештырды.