ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2018 ел
сишәмбе

    Ел башыннан 16 яшь әнигә беренче балалары туган өчен ай саен түләнә торган пособие билгеләнгән. Әлеге пособияне 2018 елның 1 январеннән беренче балаларын табучы әниләр алырга хокуклы. 

    Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр өчен хәзер елның иң киеренке вакыты. Хуҗалыкларда бөтен көченә терлек азыгы хәзерләү бара. Авыл хуҗалыгы берләшмәләренә вакытның кадерен белеп, бөтен булган мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк. 


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

    Быел 11 сыйныфны 77 укучы тәмамлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын аларның тормышындагы әлеге әһәмиятле һәм дулкынландыргыч  вакыйга белән Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов котлап, аларга үзенең иң изге теләкләрен җиткерде. 

    23 июнь көнне Кама Тамагы муниципаль районы Аккош күле урманпаркы зонасы мәйданында Сабантуй бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә катнашты. Безнең районнан тыш бәйрәмне үткәрүдә тагын 5 район бар иде. Ләкин Кама Тамагы муниципаль районы оештырган күңел ачу мәйданчыгы Сабантуй бәйрәменә килгән халыкка һәм кунакларга аеруча охшады.   

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.


22
июнь, 2018 ел
җомга

    22 июнь, хәтер һәм кайгы көне, Затон поселок китапханәсе урта мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен сугыш турында шигырьләр кычкырып уку һәм фильм карау оештырдылар.

    Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе  Рунар Шамсутдинов 29 июньдә 09.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә чаклы гражданнарны кабул итә.  

   22 июнь илебез тарихында иң кайгылы көннрнең берсе. 77 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды. Бу сугыш 20 миллионнан артык кешенең гомерен өзде. Бүген район үзәгендәге Җиңү паркында хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте.

    21 июнь көнне 21.00 сәгатьтә Кама Тамагы муниципаль районында “Хәтер шәме” акциясе узды. Район үзәгендә акция Җиңү паркында үтте. 200 йөздән артык кеше хәтер шәмен кабызырга килгән иде. 

 

Хөрмәтле каматамагылылар!

22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн.                                                       

Хәтер һәм кайгы көнендә фашист концлагерьпарында, сугыш кырларында ятып калучылар истәлеге алдында баш иябез. Үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңүне якынайткан тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерәбез. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International