21 июнь көнне район балалар китапханәсендә Сөйки урта мәктәбе яны балалар лагерына йөрүче балалар өчен “Әкиятләр дөньясына сәяхәт” исемле әдәби викторина үткәрделәр.
Район туган якны өйрәнү музеенда “Сөлге-күңел көзгесе” дип аталган яңа күргәзмә ачылды. Сөлге татар халкының элек-электән яратып тукый, чигә торган кулэшләнмәләренең берсе булган.
Кама Тамагы район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Шакиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге җитәкчесе Госман Камалиев, республика ветеринария лабораториясе специалисты терлекләрнең җәйге көтүлекләрдә торышы белән танышу максатыннан “Нармонка” агрофирмасының “Сөйки” һәм “Бортас”бүлекчәләрендә “Олы Кариле”акционерлык җәмгыятьендә булдылар.
"Кызыл канәфер" Бөтенрәсәй акциясе
20 июнь көнне көндез һәм кич белән ( сәг.10:00 нан 20:00 сәгать вакыт аралыгында) Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз явуы, көчле җил 15-20 м/с, урыны белән бик көчле җил 21-26 м/с көтелә.
Ай башында туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, район оешмалары җитәкчеләренә үзләренең хезмәт коллективлары белән музейга килү өчен, чакыру кәгазьләре таратканнар иде. Музей экспонатларын карарга шәхси чакыру инде күптән традициягә әйләнде.
16 июнь көнне, Сабантуй бәйрәмендә туган якны өйрәнү музее Сабантуй кунаклары өчен “Татар ызбасы” экспозициясен тәкъдим иттеләр һәм табигать почмагы оештырдылар. Ызба элеккеге татар ызбасы рухында эшләнгән иде.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Бүген табигатьнең ямьле урынында район Сабантуе гөрләп узды. Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Ильхам Әдип улы Насыйбуллин Сабантуйда катнашучыларга республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Николай улы Лоханов сабантуйга килүче райондашларны, кунакларны бәйрәм белән котлады.
Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннар! Барыгызны да да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Үз тормышларын игелекле эшкә – кешеләр сәламәтлеген кайгыртуга багышланган бу һөнәр ияләре аерым хөрмәткә лаек. Җәмгыятебездә бу таләп ителгән һәм җаваплы хезмәт сездән Гиппократ антына тугры калуны гына түгел, тирән белем, түземлек, сизгерлек, күңел җылысы да таләп итә.