ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2018 ел
шимбә

Кадерле каматамагылылар һәм районыбыз кунаклары! Сезне татарларның һәм республикада яшәүче барлык кешеләрнең көтеп алган яраткан бәйрәмнәренең берсе – Сабан туе белән котлыйм! Бу бәйрәм язгы кыр эшләре тәмамлануны белдерә һәм безне милли традицияләр башлангычына кайтарып, тынычлык, игелек һәм үзара ихтирамны чагылдыра. Сабан туе Татарстанда  гына түгел Россиянең башка төбәкләрендә дә билгеләп үтелә.


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле мөселманнар! Чын күңелемнән сезне Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Бүген дөньядагы барлык мөселманнар рухи пакьлек, камиллек биргән Ураза гаетен билгеләп үтә. 

    Кече суднолар дәүләт инспекциясе коену сезоны алдыннан алдан расланган эш планы буенча коену кагыйдәләрен саклауга багышланган чаралар үткәрде. Тәмте авыл җирлегендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы булып үтте. 

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов 14  июнь көнне  Кама Тамагы муниципаль районында яшәүче гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

    Без информация технологияләре чорында яшибез. Дәүләт хезмәтеннән оператив һәм сыйфатлы итеп электрон вариантта файдаланырга Сезгә дәүләт хезмәтенең бердәм порталы (www.gosuslugi.ru) ярдәм итә.

    Туфан Миннуллин исемендәге паркта 12 июнь көнне ретро-фотосүрәтләр күргәзмәсе оештырылган иде. Фотосүрәтләрдә 1929 – 1980 еллардагы район тарихы чагылыш тапкан. Әлеге күргәзмәне карап урта һәм олы яшьтәгеләр үткәннәрне искә төшерсәләр, балалар шул чордагы фотосүрәтләрне бик кызыксынып карадылар.

    12 июнь көнне “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында Россия көненә багышлап спорт сөюче гаиләләр арасында бадминтон буенча район турниры үтте. Турнирда 7 гаилә катнашты.Ярышлар ике төр буенча бик киеренке һәм мавыктыргыч узды. 

    Татарстан Республикасында шәһәр тирәлеген уңайлы шартларда формалаштыру дәүләт программасын тормышка ашыру рамкасы кысаларында 14 марттан 20 июньгә хәтле электрон рәвештә “Дәүләт хезмәте порталын” (https://open.tatarstan.ru/polls/ файдаланып онлайн-сораштыру үткәрелә. Хөрмәтле каматамагылылар! Сезне әлеге сораштыруда актив катнашырга чакырабыз.

  Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов 14 июнь көнне 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә чаклы Кама Тамагы муниципаль районында яшәүче гражданнарны кабул итә.

    Татарстан Республикасында яшәүче хатын-кызларның эшмәкәрлек серләрен үзләштерү максатында түләүсез укырга һәм 100 мең сум күләмендә грант отырга мөмкинлекләре бар. Моның өчен Республикада “Эни-эшмәкәр” федераль уку проектын үткәрергә планлаштыралар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International