ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2018 ел
сишәмбе

     12 июнь көнне Т. Миннуллин исемендәге паркта Россия көненә багышлап бәйрәм чаралары үтте. Биредә асфальтта рәсем ясау бәйгесе, “Отечества прекрасные сыны”исемле тарихи квест оештырылган иде.


11
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле каматамагылылар!

    Сезне чын күңелдән Россия көне белән тәбрик итәм! Бу Ватаныбыз алдында уртак җаваплылык һәм милли бердәмлек көне. Бөек илебезнең көче һәм кодрәте кырыс елларда да Ватанга мәхәббәтен, ышанычын, тугрылыгын җуймаган аның күп милләтле халкының бердәмлегендә һәм үзара тату яшәвендә. 


9
июнь, 2018 ел
шимбә

    Россия көненә багышлап “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче урта яшьгруппасы балалары өчен чара үтте. Район балалар китапханәсе  хезмәткәрләре, тәрбиячеләр Юлдыз Мөбәриева, Вера Гурьянова белән берлектә балаларда бәйрәм күтәренкелеге тудырып, аларда туган илгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тудырырга тырыштылар.

    Тенеш поселогының “Радуга” мәктәп яны лагерьында ял итүче балалар район туган якны өйрәнү музеена эчтәлекле экскурсиягә килделәр. Алар бик кызыксынып экскурсоводны тыңладылар, бер- берсе белән үзлренең музейда алган тәэсирләрен бүлештеләр. 

    4 нче июньнән 7 нче июньгә чаклы  Новочебоксарск  шәһәрендә мөкинлелеге чикләнгән кешеләр арасында бадминтон буенча Рәсәй чемпионаты үтте. Ярышларда Рәсәйнең 18 төбәгеннән 80 спортчы катнашты.

    Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә чәчү төгәлләнде. Ләкин шул ук вакытта аграр тармак хезмәтчәннәре алдына башка мөһим мәсәләләр – үсемлекләрне чүп үләннәреннән чистарту һәм зыян сала торган корткычлардан саклау эшләре килеп басты.

    МУП «Метроэлектротранс» - Казан шәһәрендә җәмәгать пассажир транспортының эре оешмаларыннан берсе, шуңа күрә кадрлар әзерләү һәрвакыт актуаль булып кала. 


8
июнь, 2018 ел
җомга

Салым органнары искәртүенчә,  2018 нче елның 1 нче июленә хәтле контроль- касса техникасын яңача куллануга күчәргә тиешләр:

Ялланып эшлүче зшчеләре булган шәхси эшмәкәрләр, вакытлыча бердәм налог түләүчеләр;

Хезмәт договоры төзеп ялланып эшлүче зшчеләре булган җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр;

Сәүдә автоматлары кулланып сәүдә хезмәте белән шөгельләнүче шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар.

Башка ЕНВД салымы түләүчеләр өчен контроль-касса техникасын яңача куллануга күчү 2019 елның 1 нче июленә хәтле озайтыла.

 Тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында: www.nalog.ru

    8 июнь көнне  кич белән, 9 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юнәлеше авышучан көчле җил 18 м/с, яшен, шулай ук 8 июньдә урыны белән -1˚ кадәр кырау көтелә.        

Хөрмәтле Кама Тамагы районы социаль хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сез үзегезне игелекле эшкә – авыр тормыш хәлендә калган, ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә багышлагансыз. Бу хезмәтне башкаларны кайгыртуга үзен тулысынча багышлаган кешеләр генә башкара ала. Сез ветераннарга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, балаларга, өлкәннәргә ярдәм итәсез. Бу кешеләрнең язмышы һәм аларның проблемаларын хәл итү сезнең һөнәрилегегезгә, аларга игелекле, игътибарлы мөнәсәбәтегезгә бәйле. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International