Кама Таңнары социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Советлар чоры символларына багышланган СССР значоклары-чор атрибутлары исемле тематик кичә үтте. Биредә ял итүчеләргә Советлар Союзы чорындагы маркалардан, машина модельләре, значоклардан торган коллекцияне тәкъдим иттеләр.
Пушкин көне Рәсәйдә 1991 елдан башлап билгеләп үтелә. Ул шулай ук дөньяның башка күп кенә илләрендә дә билгеләп үтелә. Аның иҗаты белән балалар да, олыларда яхшы таныш. Китапханә хезмәткәрләре Пушкин көненә багышлап укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырдылар.
Пушкин көнен билгеләп үтү рамкасы кысаларында Затон поселок китапханәседә чара үткәрделәр. Әлеге чарада Куйбышев Затоны урта мәктәбе укучылары катнашты. Алар Рәсәй дәүләт символларына, хөкүмәт бүләкләренә һәм Рәсәйнең күренекле урыннарына багышланган викторина сорауларына җаваплар бирделәр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар.
“Богородский рай” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә балаларны яклау көненә багышлап “Балачак бәйрәме” исемле чара үткәрделәр. Балалар төрле бәйгеләрдә, флеш-мобта катнаштылар, асфальтта рәсем ясадылар, биеделәр. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте, балаларда искиткеч тәэсирләр калдырды.
Авыл яшьләре Рәсәй союзы, Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты булышлыгы белән «Село 21 века» Бөтенрәсәй бәйгесен үткәрә. Конкурсның максаты-авыл җирлекләре арасында уңышлы үсеш алучы җирлекләрне барлау һәм аларга һәръяклап ярдәм итү.
Район балалар китапханәсе хезмәкәрләре “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әдәби навигациягә чакырдылар. Алар бергәләшеп урманга сәяхәт кылдылар.
3730 нчы хәрби часть, Кораллы көчләр сафында хезмәт итеп кайткан яшь егетләрне, контракт нигезендә эшкә урнашу шарты белән хәрби хезмәткә чакыра.
Районның туган якны өйрәнү музеенда балалар иҗатына багышланган яңа күргәзмә ачылды. Тамашачылар игътибарына алар кулы белән ясалган йомшак уенчыклар, агачтан ясалган эшләнмәләр, рәсемнәр, чәчәкләр һәм башка күп төрле эшләнмәләр тәкъдим ителгән.
Хөрмәтле экологлар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Экологлар көне белән чын күңелдән котлыйм. Ел саен 5 июньдә Россиядә Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көне билгеләп үтелә. Бүгенге көндә табигатьне саклау – җәмгыятебезнең өстенлекле бурычы. Экологик иминлек турында кайгырту аның тотрыклы үсеше өчен әһәмиятле шарт булып тора. Табигатьне саклау эшчәнлегенә, төзекләндерү һәм экология программалары мәсьәләләренә аерым игътибар биреп, сез әйләнә-тирәне сәламәтләндерү һәм табигый байлыкларны саклауга үзегездән зур өлеш кертәсез.
Кама Тамагы муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникаларын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп хәзерләү буенча смотр-конкурс үтте.