ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

    Бүген Кама Тамагы муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Амировна Зарипова булып китте. Ул шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте, районның социаль яклау оешмаларында булды.  

    Куйбышев Затоны мәдәният йортында халыкара балалар көненә багышлап мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәләре балалар өчен бәйрәм оештырдылар. 

       13 июньдә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегендә ( Кама Тамагы штп, К. Маркс урамы, 105 нче йорт, Район үзәк китапханәсе бинасы) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Власов Валерий Александрович гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә.

    5 июнь көнне көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көчле җил 15-20 м/с, сәгать 12 дән 23 сәгать вакыт аралыгында урыны белән бик көчле җил 20-25 м/с, яшен, көчле яңгыр көтелә, боз явуы ихтимал.

Богородский рай” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар белән эшләгәндә “Гарденотерапия” технологиясен кулланалар. 

Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.

    Эшкә алучылар, хезмәт хакын вакытында түләмәүче җитәкчеләр, аны «конвертта» гына бирүчеләр, зшкә официаль рәвештә алмасалар яисә хезмәт хакы дәүләт билгеләгән минималь күләмнән кимрәк булганда, сез «Халык контроле» мәгълүмати системасының «соры» хезмәт хакы бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм үз тәкъдимнәрегезне язып калдыра аласыз.


2
июнь, 2018 ел
шимбә

    5 июнь көнне Кама Тамагы мунициаль районы прокуратурасында ( Кама Тамагы штп, К. Маркс урамы, 1 нче йорт ) сәгать 8 дән 17 сәгатькә кадәр эшмәкәрләрне кабул итү булачак.

    Халыкара балаларны яклау көненә багышлап ишек алды командалары арасында Кама Тамагы муниципаль районы кубогына футбол турниры үтте. Турнирда 4 команда –“Метеор”, “Чебуреки”, “Ак Барс” һәм “Апомы” катнаштылар. 

    30 май көнне Казан шәһәре Бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре” ярышларының икенче туры старт алды. Турнирда зона сайлап алу ярышларында җиңүчеләреннән һәм Татарстан Республикасы рейтингы лидерларыннан 260 кеше катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International