ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2018 ел
шимбә

    Халыкара балалар көне уңаеннан район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Исәнме җәй” исемле әдәби бәйрәм оештырганнар иде. 

    1июнь көнне, балаларны яклау көненә багышлап, район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен музейга түләүсез экскурция оештырдылар. Музей кунаклары бу юлы Ишем авылыннан Хәйретдиновлр гаиләсе иде. 

     31майда Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта административ тәртип бозулар буенча 7эш каралды. Гаепле кешеләргә кисәтүләр һәм төрле күләмдәге штрафлар билгеләнде.

    Бүгенгесе көндә районда яшәүчеләр арасыннан 7700 кеше 43 төрле социаль яклау мөмкинлекләреннән файдалана. Күп кенә социаль льготаларны өйдән чыкмыйча дистанцион рәвештә дәүләт хезмәте порталы аша рәсмиләштерергә була. 


1
июнь, 2018 ел
җомга

    1 июнь көнне Район мәдәният йортында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов катнашында Халыкара балалар көненә багышлап “Талантлар парады” исемле чара үтте. Әлеге чарада Республика олимпиадаларында, иҗат бәйгеләрендә, фәнни-практик конференцияләрдә, Бөтенрәсәй һәм Республика күләмендәге спорт ярышларында әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларны котладылар. 

    Бүген Вәлиәхмәтова Саимә Вәлиәхмәт кызына 95 яшь тулды. Әлеге олуг юбилее белән аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, социаль мәсәләләр буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Сәъгдиев котладылар. Юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.

     Сезне чын күңелемнән Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм. Балалар – безнең зур байлыгыбыз. Тормышыбызның мәгънәсе, киләчәк өметебез. Бу көн безгә һәр бала язмышы өчен җаваплылык турында искәртә, аларның рухи һәм физик үсеше өчен шартлар тудырып, кайгыртып яшәү безнең бурычыбыз.


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    1 һәм 2 июнь көннәрендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән  2˚градус кырау көтелә.  

    30 май көнне Затон урта мәктәбендә кече суднолар дәүләт инспекциясе инспекторлары Нияз Нуриев һәм Илһам Вәлиев хәрби-кыр уеннарына чыгучы 10 сыйныф укучылары һәм укытучылар белән очрашу үткәрделәр. 

    Китапханә хезмәткәрләренең китап укучылардан үзләре, үзләренең  эше турында фикерләрен белү мөмкинлеге һәрвакытта да булмый. Ә шундый мәгълүмәт китап укучыларга хезмәт күрсәтүне генә түгел, шул ук вакытта китапханә эшчәнлеген дә яхшы якка үзгәртергә ярдәм итә. Шул уңайдан китапханәдә смайл-сорашу үткәрделәр. Аның максаты китап укучыларның  китапханә хезмәткәрләренең эшенә бәя бирү иде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International