Бүген Гарифуллина Рауза Талип кызына 90 яшь тулды. Әлеге олуг юбилее белән аны социаль мәсәләләр буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, Олы Карамал авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшин котладылар. Юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.
30 май көнне Кама Тамагы муниципаль район Башкарма комитетында хезмәт куркынычызлыгын саклау координация советының чираттагы утырышы үтте.
Олы Кариле урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары уку елын тәмамлауны үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә булдылар. Сыйныф җитәкчесе Фирдәвес Зыйәтдинова белән бергә алар район үзәгендәге туган якны өйрәнү Һәм Туфан Миннуллин музеенда экскурсиядә булдылар, паркта йөрделәр. Соңыннан кафега кереп бик тәмләп сыйландылар.
29 май көнне Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильфат Валиев һәм консультант Ильнар Исмагилов белән берлектә районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рунар Шамсутдинов 31майда 09.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә чаклы гражданнарны кабул итә.
Адресы: Татарстан Республикасы, Югары Ослан авылы, Чехов ур., 70
Белешмәләр өчен тел. 8(843-79)2-24-97
30 май көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә 15-20 м/с, сәгать 12 дән 20 сәгатькә чаклы урыны белән бик көчле өермәле җил 20-25 м/с, яшен.
Хөрмәтле райондашлар һәм кайткан кунаклар!
30 майдан “Акчарлак спорт-сәләмәтләндерү комплексында олы һәм кече йөзү бассейннары гадәттәге режимда эшли башлаячак. Дүшәмбе санитар көн.
29 май көнне сәгать 8.00-12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Халыкара балаларны яклау көненә багышлап "Кайнар линия" үткәрә.
23-25 май көннәрендә Казан шәһәре гимнастика Үзәгендә нәфис гимнастика буенча “Казан утлары” ачык турниры үтте. Турнирда Кама Тамагы муниципаль районы балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүче 6 кыз бала катнашты.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне Россиядә эшмәкәрләр көне белән котлыйм! Без бу көнне энергияле, инициативалы, иҗади-актив, үз эшләрен оештырып, аны уңышлы тормышка ашыручыларны котлыйбыз. Кешеләргә кирәкле товарлар сатып һәм хезмәт күрсәтеп, эшмәкәрләр икътисадны үстереп кенә калмыйча, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә дә үзләреннән өлеш кертәләр.