ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2018 ел
җомга

    Яз җитү белән күпчелек кеше үз бакчаларына ашыга. Тик, җир мөнәсәбәтләре аркасында, күршеләр арасында еш кына бәхәсләр туа: кем кемнең җирендә коймасын корган, яки күршесенең җирендә үсемтеләр утырткан?

    25 май көнне Район мәдәният йортында “Эшмәкәрлек көне” кысалаларында Кама Тамагы муниципаль районы эшмәкәрләр конференциясе үтте. Конференцияне эшмәкәрләр иҗтимагый Советы рәисе Наил Вазыйхов ачып җибәрде һәм аларны профессиональ бәйрәмнәре белән тәбрик итте. 


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    25 майда Район мәдәният йортында эшмәкәрләрнең йомгаклау конференциясе була. Көн тәртибендә салым түләү, онлайн кассаларын куллану, электрон ветеринар таныклыкларын бирү һәм башка мәсәләләр каралган. Урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләрен конференциягә көтеп калабыз. 

     Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 28 майда сәгать 9.00-17.00 сәгатькә кадәр  “Балаларга ярдәм күрсәтү оештыру”: сораулар, проблемалар, тәкъдимнәр” дигән темага кайнар линия эшләячәк. Мәгълүмат өчен тел. 8(843) 236-61-24,  236-61-26, 236-61-49.

    Кама Тамагы муниципаль районы мәктәпләрендә соңгы кыңграуга багышлап бәйрәм линейкалары үтте. Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов Иске Казиле урта мәкктәбе бәйрәм линейкасында катнашты. 

    23 май көнне Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга акчалата премия алыр өчен сертификатлар тапшырды. 


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

    22 май көнне “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәткәрләре Куйбышев Затон китапханәсе мөдире Вера Заикина белән берлектә социаль ярдәм алучы өлкәннәр өчен бөек рус язучысы Л. Н. Толстой иҗатына багышланган чара үткәрделәр.

    Тенеш поселок китапханәсендә “Улыбка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Әкиятнең яраткан геройлары” исемле әдәби викторина үткәрделәр. Балалар әкият китаплары белән таныштылар, “Шалкан” исемле әкият карадылар. Чара ахырында асфальтта рәсем ясау бәйгесендә катнаштылар.

    Уңайсыз метеорологик күренешләр: 24 май көнне төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, кыска вакытлы  көчле җил 15-20 м/с, аерым районнарда төнлә һәм иртән томан.

    Бүген Кама Тамагы муниципль район Советы утырышлар залында Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Кама Тамагы муниципль район башлыгы Павел Лоханов катнашында законсыз әйләнештәге этил спиртын һәм исерткеч эчемлекләрне кисәтү һәм тыю ведомствоара комиссиясенең утырышы булып үтте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International