21 май көнне Кама Тамагы татар һәм Кама Тамагы рус урта мәктәбләрендә, Кама таңнары социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә кече суднолар дәүләт инспекциясе җитәкчесе Алексей Ананьев һәм инспектор Нияз Нуриев ТНВ телеканалы журналистлары белән берлектә коену сезоны алдыннан очрашу үткәрделәр. Очрашу коену сезонында суда коену кагыйдәләрен саклауга багышланган иде.
Яз җитү белән күпчелек кеше бакчаларына ашыга. Тик, җир мөнәсәбәтләре күршеләр арасында еш кына бәхәсләр тудыра: кем кемнең җирендә коймасын корган, яки күршесенең җирендә үсемтеләр утырткан. Бу очракта гражданнарга нәрсә эшләргә, барлыкка килгән проблеманы хәл итү юллары турында Татарстан Росреестр хезмәткәре Әдилә Хазеева сөйләячәк.
Кирельск авыл китапханәсендә китап арасына үзенчәлекле кыстыргыч ясау буенча 4 сыйныф укучылары өчен мастер-класс үткәрделәр. Балалар мөстәкыйль рәвештә бөтен осталыкларын кулланып һәм төрле элементларны җыеп эшкә керештеләр. Кыстыргычлар үзенчәлекле, якты килеп чыкты.
20 май көнне “Акчарлак спорт- сәләмәтләндерү комплексында бадминтон буенча республика турниры зона этапының 2 нче туры үтте. Турнирда Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан, Тәтеш муниципаль районнарыннан 73 спортчы катнашты. Безнең спортсменнар бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар.
17-19 май көннәрендә Казан шәһәре бадминтон үзәгендә Рәсәй бадминтон милли федерация беренчелеге үтте. Бәйгедә Рәсәйнең 10 төбәгеннән 2008 елда туган һәм аннан яшь 100 спортчы көч сынашты.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм Куйбышев Затоны поселок башлыгы Николай Ефимов Телицин Владимир Васильвичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар.
18 май көнне Идел буе физик тәрбия һәм спорт дәүләт академиясендә “Без бергә” балалар халык иҗаты республика фестиваленең йомгаклау концерты үтте. Фестивальнең финалистлары булып 275 иҗат коллективы һәм катнашучылар танылды.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм Кама Тамагы поселок башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин Вязников Николай Федоровичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар.
Бүген 18 май көнне “Акчарлак” спорт сәләмәтләндерү комплексы базасында Кама Тамагы үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләре ГТО нормативларын үтәделәр.