Ел саен Рәсәй Федерациясендә «Российская организация высокой социальной эффективности» бөтенрәсәй бәйгесе үткәрелә. 2018 елда бәйге 16 номинация буенча үтә. Бәйгедә катнашу өчен заявкалар 2018 елның 15 августына чаклы кабул ителә.
20 июль көнне сәгать 9 дан сәгать 12 чаклы Кама Тамагы муниципаль районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны һәм юридик затларны кабул итә.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Бүген Кама Тамагы муниципаль районында гаилә, мәхәббәт Һәм тугрылык көненә карата тантаналы чаралар булып үтте. Иске Барыш авыл җирлегендә Рәфит һәм Рәмзия Хәмидуллиннарга тантаналы шартларда мәхәббәт һәм тугрылык өчен медале тапшырдылар.
Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез-Россия почтасы көне белән тәбрик итәм!
Хөрмәтле каматамагылылар!
Сезне чын күңелдән балыкчылар көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәмне балык хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр, ихтиолог-галимнәр, шулай ук балык тотуны ял итүнең бер төре буларак өстен күрүче меңләгән кешеләр бәйрәм итәләр.
Хөрмәтле каматамагылылар!
Чын күңелдән сезне матур бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм. Гаилә, якыннарың турында кайгырту, мәхәббәт, тугрылык – кеше тормышына аерым мәгънә өстәүче, бәхет һәм шатлыкны тулысынча тату мөмкинлеге бирүче, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче төп кыйммәтләр.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм Кама Тамагы поселок башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин Селящева Анна Алексей кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар.
5 июль көнне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильфат Валиев белән район кырлары өстеннән очып пар җирләренең эшкәртелеүен, файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләренең әйләнешкә кертелүен карадылар.
6 июльдә Кама Тамагы муниципаль район Советының утырышлар залында юл хәрәкәте куркынычызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булып узды.