ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2018 ел
җомга

   Куйбыше Затонының Столяров исемендәге мәдәният йортында 8 нче мартка багышланган “Ягез әле кызлар”конкурс-күңел ачу тамашасы булып үтте.  

   7 нче мартта Куйбышев Затоны поселогы китапханәсе бөек рус язучысы Лев Толстойның 190 еллыгына багышланган “ Мин яңадан Лев Толстойны ачам” акциясендә катнаштылар.

   Кама-Тамагы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Рушния Хәйруллина җитәкчелегендә туган якны өйрәнү музеенда Бакый Урманченың 121 еллыгына багышланган эчтәлекле экскурсиядә булдылар. Укучылар танылган сынчының иҗаты белән таныштылар,төрле елларда төшкән сүрәтләрен карадылар.


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

    Бүген, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Район мәдәният йортында тамашачыларга “Кайнана” спектакелен тәкъдим иттеләр. Спектакль алдыннан Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итте, аларга саулык-сәламәтлек, бәхет, гаиләләрендә иминлек теләде.  

   Бүген коммерцияле булмаган автоном “Кама таңнары” оешмасының утырышлар залында Пенсия фонды идарәсе, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренең берләштерелгән җыелышы булып үтте.

      Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң җылы котлаулар кабул итегез! Без язның беренче бәйрәмен аеруча җылылык белән каршы алабыз, чөнки ул дөньяга матурлык һәм гармония бүләк итүче хатын-кызларга багышланган. 

Бүген Куйбышев исемендәге “Флотны Ремонлау Базасы” ябык типтагы акционерлар җәмгыяте хезмәт колллективының җыелышы булып үтте. 


6
март, 2018 ел
сишәмбе

   2018 елның 22 мартында сәгать 10 нан сәгать 1 гә чаклы Кама Тамагы район администрациясе бинасында (Кама Тамагы эшчеләр поселогы, Калинин урамы, 31 нче йорт) Татарстан Республикасы Президентының халык мөрәҗәгате эшләре буенча идарә начальнигы Роза Килькеева халыкны шәхси сораулары буенча кабул итәчәк.  

       Кайбыч муниципаль районы “ ЭКО мәктәптән тыш эшләр үзәгендә” Идел буе зонасы районнарының( Буа, Яшел үзән, Тәтеш, Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Кама Тамагы, Чүпрәле) зона киңәшмәсе булып узды. 

       «Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном учреждениесе «Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел «ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН «МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» ирекле акция үткәрү кысаларында балалар приютына тапшыру өчен 12 марттан 19 мартка чаклы хәйрия китап җыю үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International