19 февральдә Кирельск авыл мәдәният йортында театр коллективлары конкурсы кысаларында тамашачылар игътибарына «Комната невесты» комедиясен һәм балалар театр коллективының «На балу у Золушки» әкиятен күрсәттеләр. Ике спектакльдә тамашачыларны бик шатландырды.
Яңа Сала авылы мәдәният йортында "Сәяр"театр коллективы-җитәкчесе Ләлә Мотыйгуллина Раилә Муксимованың «Күрәзәче Зөлфирә» дигән спектакелен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Ә Кече Салтык мәдәният йортында "Сәяр" театр коллективы-җитәкчесе Фәйрузә Зиганшина Д. Салиховның «Кызлар капканы» дигән спектакелен күрсәттеләр.
Бүген, 20 февральдә, безнең районда Татарстан Респубикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең пленумы үтә.
19 февральдә 1 нче номерлы“Радуга ” балалар бакчасының олы “В” группасында Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 23 февральгә багышлап“Әтигә бүләк” дигән чара уздырдылар.
19 февральдә утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль районының ХХIII- нче Совет утырышы үтте. Көн кадагында Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесен сайлау иде.
Бүген 19 февральдә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
15 февральдә Кече Карамал авылы мәдәният йортында "Нур" театр коллективы-җитәкчесе Лилия Гильмуллина, Г.Нуруллиның "Картаямыни соң йөрәк" музыкаль комедиясен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Спектакль жюри һәм тамашачыларны бик сөендерде.
Бүген район үзәгендә «Кыш озату» бәйрәме үтте. Халык уеннары, рус халык җырлары тамашачыларны үзенә җәлеп итте, ә иң әһәмиятлесе кайнар табада пешкән коймаклар иде . Халык рәхәтләнеп чын күңелдән ял итте.
Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләрендә халык җыены булып үтте.
15 февральдә Кама Тамагы Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы татар урта мәктәбе белән берлектә татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел уңаеннан шигърият сәгате үткәрде.