ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2018 ел
җомга

15 февральдә Бәрлегуҗа авылы мәдәният йортында Шәриф Хөсәеновның “Егерме ел үткәч”дигән спектакле булды. Җитәкчесе Миләүшә Хисамова. Спектакль жюри һәм тамашачыларны бик сөендерде. Актерлар бик тормышчан, күңел кылларын тетерәнделерлек итеп рольләрен башкарып чыктылар. Бәрлегуҗа театр коллективына иҗади уңышлар телибез.

 

14 февральдә Олы Салтык авылы мәдәният йортында "Нур" театр коллективы-җитәкчесе Гарифуллин И.И., М.Шахмаловнын "Кайнана" комедиясен  тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Спектакль жюри һәм тамашачыларны бик сөендерде, кызык һәм мавыктыргыч үтте.

 


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Осинники һәм Тәмте авыл җирлекләрендә халык җыены булып үтте.

14 февральдә туган якны өйрәнү музеенда Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгарылуына 29 ел тулу уңаеннан “Тарихи хәтер” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы булды.


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Балчыклы авылы мәдәният йортында «Нур»театр коллективы-җитәкчесе Суфия Залялиева, тамашачылар һәм жюри игътибарына Фәнис Яруллинның «Кызларның кызганнары" спектакелен күрсәтте.   

13 февральдә Олы Карамал авыл клубында «Ләйсән» театр коллективы тамашачылар һәм жюри игътибарына М.Шахмаловның «Кайнана» комедиясен  тәкъдим иттелләр.


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Иске Барыш һәм Иске Казиле авыл җирлекләрендә халык җыены булып үтте

Бүген,13 февральдә муниципаль район башлыгы Павел Лоханов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.

Очрашуга килүчеләр  торак һәм социаль мәсәләләрне күтәрделәр.

Барлык сорауларга да төгәл җаваплар алынды.

 

 

11 февральдә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Кама Тамагы шәһәр тибындагы эшчеләр поселыгы муниципаль җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Шалдыбина Гульшат Исхак кызы Хайруллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген 12 февральдә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International