ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген,13 февральдә муниципаль район башлыгы Павел Лоханов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.

Очрашуга килүчеләр  торак һәм социаль мәсәләләрне күтәрделәр.

Барлык сорауларга да төгәл җаваплар алынды.

 

 

11 февральдә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Кама Тамагы шәһәр тибындагы эшчеләр поселыгы муниципаль җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Шалдыбина Гульшат Исхак кызы Хайруллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген 12 февральдә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә уздырды.


9
февраль, 2018 ел
җомга

Чаллы авыл китапханәсендә кечкенә яшьтәге  балалар өчен әдәби  сәгать уздырылды. Чара бөек рус язучысы Л. Н. Толстойның тууына 190 ел уңаеннан оештырылды. Башта китапханәче  Әлфия Низамова язучы һәм аның китаплары белән таныштырды. Әңгәмәдән соң балалар әдәби викторинада катнашты.

3 февральдә Кече Мәрәтхуҗа авыл китапханәсендә ата-аналарга  “Балалар һәм  интернет” мәгълүмат сәгате  һәм укучылар өчен “Мин һәм куркынычсыз интернет” танып белү дәресе үткәрелде. Катнашучыларга челтәрдә мөстәкыйль эшләү алдыннан  нинди кагыйдәләр белергә тиешлеге, ата- аналар күзәтчелеге, мошенниклардан саклану чаралары аңлатылды. Төрле яшьтәге балалар өчен куркынычсызлык киңәшләре дә яңгырады.

Каратал авыл китапханәсендә “ Китапханә, китап, мин – чын дуслар” экскурсиясе узды. Элеге экскурсия башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган иде. Балалар китапханә турында, анда күпме китап саклануын, шуларның күпмесе балалар өчен булуын белде.


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Чаллы авылыннан Суфия Хафиз кызы Шакирова 7 февральдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле вакыйга белән аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин котладылар.


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Кама-Тамагы районында халык җыеннары дәвам итә. Бүген алар Келәнче һәм Олы Салтык авыл җирлекләрендә булып узды.


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген, 6 февральдә муниципаль район башлыгы Павел Лоханов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. 


3
февраль, 2018 ел
шимбә

2 февральдә Район Советының утырышлар залында муниципаль  район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, авыл хуҗалыгы Һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Валиев катнашында авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләренең киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы тармагындагы эш торышы турында фикерләр алышынды һәм гыйнвар ае эш күрсәткечләренә йомгак ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International