ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

     7 гыйнварда Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай һәм  РСФСРның  М.Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, Россиянең хәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Аяз Гыйләҗевка  90 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Олы Карамал авыл китапханәсенең Бәрлегуҗа авылындагы күчмә пунктында китапханәче Надия Байдамшина әдип иҗатына  багышланган китап күргәзмәсе оештырды.


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Быел Татарстанда бөек рус язучысы Лев Толстой  Елы игълан ителде. Кече Салтык авыл китапханәсе китапханәчесе Рәсимә Сабирова  кышкы каникул көннәрендә  студентлар өчен  Лев Толстой иҗаты буенча интеллектуаль уен оештырды.  Яшьләр белемнәрен  яңартты , файдалы  һәм күңелле итеп ял вакытларын үткәрде.

Келәнче авыл китапханәсе  мәктәп белән берлектә 1-3 сыйныф укучылары өчен балалар шагыйре Хакимҗан Халиков иҗатына багышланган дәрес-әңгәмә үткәрде. Китапханәче Алсинә Әхмәтҗанова балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды.


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Казанның «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең «Бәхетлеләрнең серләре»   исемле китаплары мөселман китап укучыларына яхшы таныш.  


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

18 гыйнварда Олы Салтык авыл китапханәсе китапханәчесе  Гәүһәрия Заһидуллина  мәктәп укучыларын танылган шагыйрә, җырлар авторы, Татарстанның Габдулла  Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел уңаеннан әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Ак калфак” кызыксынучылар клубы Каратал авыл китапханәсендә 2002 елдан бирле эшли.


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Кече Карамал авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Солтан Әмирхановның “Төшләремә таңда керәсең” шигырьләр китабын тәгъдим итү кичәсе үткәрелде.

Быел  гыйнварда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевка  85 яшь тулыр иде. “Сүз чыгар  шагыйрьләрдән хикмәт белән”, - дип юкка гына әйтелмәгән.Илдар Юзеевның сокландыргыч иҗаты әлеге фикерне  тулысынча дәлилләп тора.

14 гыйнварда  Олы Кариле авыл китапханәсендә танылган шагыйрә, җырлар авторы, Татарстанның Габдулла  Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел уңаеннан “Туган ягым – гөлләр иле” исемле әдәбият сәгате узды. Китапханәче Венера Зыятдинова  мәктәп укучыларын шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Әдибәгә багышланган презентация карау  да балаларга күп мәгълүмат бирде.


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан котлаулар кабул итегез. Прокуратура органнары закон һәм тәртип урнаштыруда, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда әһәмиятле роль уйный. Гражданнарның социаль хокукларын һәм иреген, дәүләтнең законлы мәнфагатьләрен саклау сезнең хезмәтегезгә бәйлә. Киләчәктә дә хокукый тотрыклылык тәэмин итеп, закон сагында нык торырсыз дип ышанам.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International