ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

9 гыйнварда Кече Салтык авыл китапханәсендә  танылган шагыйрь  Илдар Юзеевның тууына 85 ел уңаеннан китапханәче Рәсимә Сабирова “Таныш моңнар”  исемле шигърият сәгате үткәрде. Мәктәп укучылары Илдар Юзеевның тормышы,  иҗаты турында мәгълүмат алды һәм шигырьләрен укыды.  Шулай ук балалар китап күргәзмәсе белән танышты, әдипнең яңа китапларын укырга алдылар.


30
декабрь, 2017 ел
шимбә

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм! Яңа ел – узган елга йомгак ясар һәм яңа эшләр башлар вакыт. 2017 ел гади ел булмады, ул алдыбызга катлаулы бурычлар куйды, түземлек һәм чыдамлыкны сыный торган ел булды. Әмма без бергә  проблемалардан чыгу юлларын эзләдек, уңышларга ирештек, районыбызның иминлеге, үсеше өчен эшләдек.


22
декабрь, 2017 ел
җомга

Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Энергетика – экономиканың база тармакларының берсе. Йортлардагы җылылык һәм уңыйлылык, җитештерүдәге тотрыклылык бу тармакның нык һәм нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле.


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән республикабызның Кама Тамагы районында булды. Ул биредә район башлыгы Павел Лоханов белән хәләл туризм үсеше мөмкинлекләрен һәм перспективаларын бәяләде. Мөфти хәзрәт зур инвестицион проект – кунакханә комплексы төзелеше белән танышты һәм Европада иң зур питомникларның берсе – “Императорский”да үсә торган ылыслы декоратив үсентеләр белән танышты. 


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Хөрмәтле каматамагылылар! Кама Тамагы муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне илебездәге дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!


2
декабрь, 2017 ел
шимбә

Хөрмәтле юристлар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Җымгыятьтә юрист һөнәре аеруча таләп ителгән һәм хөрмәтле һөнәрләргә карый. Бүгенге көндә хокукый ярдәмнән башка тормышның бер генә өлкәсе дә эшли алмый.


25
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Сөекле әниләребез! Чын күңелдән Сезне иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән тәбрик итәм! Бу көнне сезгә хөрмәт һәм яратуыбызны белдереп кенә калмыйча, кешелек тарихындагы зур ролегезне дә таныйбыз. Һәркем өчен әни – җирдәге иң кадерле кеше.


24
ноябрь, 2017 ел
җомга

Кичә районда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең XXVI конференциясе уткәрелде.


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Кама Тамагы урта мәктәбе педагоглары – үз һөнәрләренә тугры, иҗади кешеләр шундый девиз белән эшлиләр. Сигез елдан бирле алар үз эшчәнлекләрен яңа белем бирү стандартлары буенча башкара, башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш эшләр буенча программалар төзи һәм аларны гамәлгә ашыралар. Мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлек буенча 22 программа һәм биш юнәлеш – спорт-сәламәтләндерү, гомуминтеллектуаль, гомуммәдәни, рухи-әхлакый, социаль юнәлешләр  буенча 11 өстәмә белем бирү программасы кулланыла.


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

27 ноябрендә сәгать 13.30да Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы һәм Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Гафуров Илшат Рәфкәть улы шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәкләр. Кабул итү “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International