ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Район мәдәният йортында “Ватанны саклаучылар көненә” багышланган концерт булып үтте.

21 февральдә Ишем авылы мәдәният йортында Фоат Садриевның «Сиңа гына әйтәм» дигән спектакле булды. Җитәкчесе Хайрутдинова А.Р. Тамашачылар спектакелне бик шатланып карадылар. Ишем театр коллективына иҗади уңышлар телибез.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан 22 февральдә Кирельск авыл китапханәсендә “Алар Ватан өчен сугыштылар!” дигән темага балалар белән патриотик  әңгәмә үткәрделәр.

         Район балалар китапханәсе Кама Тамагы урта мәктәбе 3А класс укучылары белән берлектә “Безнең чыгыш. Фольклор укыйбыз”, Бөтен Россия акциясендә катнаштылар. Укучылар татар һәм рус балалар фольклоры белән таныштылар.  

Олы Карамал авыл китапханәсендә якташ язучы Ибраһим Гази туган көненә багышлап “Гомер буе үзе булып калган кеше” исемле китап күргәзмәсе булдырылды һәм танылган авылдашларының тормышы һәм иҗаты буенча әдәби сәгать уздырылды.


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

 Яңа-сала һәм Красновидово авыл җирлекләрендә халык җыены булып үтте. 2017 елда эшләнгән эшләргә авыл җирлекләре башлыклары Исфан Шигабеев һәм Владимир Оленин нәтиҗә ясадылар.

21 февраль 2000 елдан  Халыкара  туган  тел  көне дип игълан ителде. Бу көн  юкка  чыгып баручы телләрне үстерү, туган телдә белем алу, милли традицияләрне,  гореф-гадәтләрне киңрәк тарату  максатыннан оештырыла. Әлеге уңайдан Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы татар урта мәктәбендә “ Туган телем- иркә гөлем” дип аталган әдәби кичә үткәрде. Туган телнең әһәмияте турында кичәне алып баручы 10 сыйныф укучылары Рузилә Хуҗина һәм Эльза Гарифуллина сөйләде. Мәктәпнең төрле сыйныф укучылары туган тел турында шигырьләр укыды. Телгә багышланган  мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар искә төшерелде. Укучылар китап күргәзмәсе белән дә танышты.

22 февральдә Район мәдәният йортында «Ватанны саклаучылар көненә» багышланган концерт була. Барыгызны да концерт карарга чакырабыз.

20 февральдә район мәдәният йортында Казан шәһәреннән килгән талантлы яшь артистлар коллективы концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концертны ачып җибәрергә муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин килде.

"Бакый Урманче-татар халкының бөек улы" исеме астында музей хезмәткәрләре аның тууына 121 ел тулу уңаеннан күргәзмә тәгъдим иттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International