ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “МастерОК” кызыксынучылар клубы кыссаларында Рудник урта мәктәбенең 1- 3 сыйныф укучылары өчен “Әниемә чәчәк бәйләме” мастер- классы уздырды.


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Кама Тамагы район ветераннар (пенсионерлар) советы «Акчарлак»  спорткомплексында эшче-крестьян кызыл армиясе оешуга 100 ел тулуга багышлап Идел буе спорт ветераннары арасында районара футбол ярышы үткәрде.  

Бүген Кама Тамагы район ветераннар (пенсионерлар) советының чираттагы Пленумы булып үтте. Көн тәртибендә биш сорау иде. Барлык сораулар да чират тәртибендә каралды. Пленум район ветераннар (пенсионерлар) Советының 2018 елга эш планын раслау белән тәмамланды.

 

     27 февраль – Халыкара поляр аю көне, яисә Россиядә Ак аю көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге датага багышлап Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Салават күпере” балалар бакчасының уртанчы “Б” төркеме нәниләренә “Аларның гаиләләрендә бары тик блондиннар” дип аталган мәгълүмат минутлары үткәрде.

24 февральдә Апас авылында гармунчыларның Файзулла Туишев исемендәге смотр-конкурсы булып үтте. Кама Тамагы районыннан конкурста районыбызның иң оста баянчылары һәм гармунчылары катнашты. 


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

22 февральдә Шәпкә авылы мәдәният йортында, җитәкчесе-Гөлназ Мингазова, М.Шахмаловның "Кайнана" комедиясен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Спектакль бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте, жюри әгъзәләрендә һәм тамашачыларда әйбәт тәэсир калдырды. 

            Бүген Бикчантаева Хәдичә Мөхәммәтҗән кызына 90 яшь тулды. Әлеге олуг юбилее белән аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, социаль мәсәләләр буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, Олы Бортас һәм Варварино авыл җирлекләре башлыклары Радик Сагдиев, Рушан Нотфуллин котладылар. Юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.        

Бүген, 26 февральдә, Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.


23
февраль, 2018 ел
җомга

Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Михеев җитәкчелегендәге делегация Ватанны саклаучылар көненә багышланган Республика күләмендәге тантаналы чарада катнашты.

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм кораллы көчләр ветераннары, Россия Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты хәрбиләре! Кадерле якташлар!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International