Киләсе ялларда Кама Тамагы районының берничә авыл җирлегендә Авыл көннәре уздырыла. Бәйрәмнәргә рәһим итегез!
Чатыр Кама Тамагының Туфан Миңнуллин исемендәге паркында урнаштырылачак. Чара 18.00 сәгатьтә башлана.
Кама Тамагы районының Затон китапханәсендә күргәзмә оештырылды
Бүген Германиянең Людвигслуст шәһәреннән 15 укучы килде. Аларны Олаф Шмидт, Жанна Альтенбург, Елена Заречная җитәкли. Безнең Кама Тамагының 10 укучысы җитәкчесе Тататьяна Гращенкова һәм Наталья Денисова белән алар белән туган якны өйрәнү музеенда очрашты. Германиядән килгән балалар күргәзмәне бик ошатты.
Узган атнада Кама Тамагы Ипотека поселыгында урам юллары төзелеше актив алып барыла.
24нче июльдә Кама Тамагы районына Германиядән укучылар делегациясе килә.
"Авария хәлендә булган йортлардан гражданнарны күчерү " республика күләм программа буенча төзелгән йортларны төзеп бетерделәр. Куйбышев һәм Гагарин урамнарында урнашкан ике 15 катлы йортлар кулланылышка керде. Тагын берсендә эшләр бетергә тора.
Шимбә көнне Кече Карамал авылында дүртенче тапкыр "Авыл көне" үткәрелде. Ул бәйрәмгә җыелган авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлар, күпсанлы кунаклар катнашында оешкан төстә күңелле үтте.
Узган шимбә көнне Олы Кариле авылында зур бәйрәм - Авыл көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә авылдашлар, шәһәрдән кунаклар, якын-тирә авыллардан да дуслар-туганнар җыелды. Күңелле җырлар, матур, шаян биүләр кәефне тагын да күтәрде.