Киләсе ялларда Кама Тамагы районының берничә авыл җирлегендә Авыл көннәре уздырыла. Бәйрәмнәргә рәһим итегез!
Кама Тамагы районы Каратал авылында яшәп, шигырьләр иҗат итүче Яруллин Галимҗан быел үзенең бишенче китабын “Тальян моңы” үзәк китапханәгә бүләк итте
22 июльдә сәгать 11.00дә Олы Кариле авылында авылының иң ямьле урыннарыннан берсе булган “Алмагач бакчасы”на “АВЫЛ КӨНЕ” бәйрәменә чакырабыз!
Узган атнада хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә яңа эш башлаган эшмәкәрләрнең бизнес-планнарын карау буенча эксперт советы утырышы булды.
15-16 июльдә Павлов районында "Поволжская глубинка" дип аталган V Бөтенрусия милли культура фестивале үтте. Татарстан республикасы данын Кама Тамагы районыннан "Тау ягы" коллективы яклады. алар әлеге фестиваль лауреатлары булып танылды.
Узган атнада Казанда республика Сабан туе узды. Милли көрәш бәйгесендә абсолют батыр исеменә Лениз Абдуллин лаек дип табылган. Ярышта ул Кама Тамагы районы исеменнән чыгыш ясаган. Батырга тәкә һәм машина бүләк иткәннәр.
Шимбә көнне, 15 нче июльдә, Олы Салтык авылында милли бәйрәмебез Сабан туй үтте.
Шимбә көнне, 15нче июльдә, Каратай (Уразлино) авылы тарихында үзенчәлекле һәм истәлекле вакыйга - беренче тапкыр "Авыл көне" үткәрелде.
Шимбә көнне Караталга авылы зур бәйрәмен Сабан туен үткәрде. Бәйрәмгә авылдашлар, күрше авыллардан кешеләр һәм шәһәр кунаклары килде.
Яңа Сала авылы китапханәсендә актив укучылар белән “Көндәлек матбугат” исемле вакытлы матбугат белән танышу сәгате узды.