ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Яшьләр көне уңаеннан җылы теләкләремне кабул итегез. Яшьлек – иң матур һәм онытылмас чор, хыяллар, амбицияләр, тормышта үз-үзеңне табу чоры. Яшьләрнең өстенлеге – кыю рәвештә катлаулы  мәсьәләләрне хәл итү, стандарт булмаганча фикер йөртү, яңа идеяләргә ачык булу, үзгәрешләргә омтылу, ирешкән уңышлар белән генә чикләнмәү.


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Узган ел Тенеш штпда гражданнар җыелышында поселокта яшәүчеләр РФ дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдиновка поселокны спорт тренажерлары белән җиһазлау үтенече белән чыккан иде.

 

24нче июнь көнне «Чиста яр» акциясендә катнашып, Олы Кариле  авыл җирлеге, мәдәният йорты  хезмәткәрләре һәм авылда яшәүче Миннуллина Гөлнара  катнашында өмә үткәрелде. Авылның төп күпере чистартылды, тирәсендәге  чүп үләннәре чабылды.


24
июнь, 2017 ел
шимбә

Район Башлыгы Павел Лохановның мөселманнарны Ураза бәрәме белән котлавы.

Бүген Кече Салтык авылы җирлегендә "Чиста яр" акциясе кысаларында, яр буйларында чисталыкны һәм тәртипне саклау максаты белән ярлары чүп-чардан чистарттылыр.


23
июнь, 2017 ел
җомга

Бүген, һава торышына карамастан, Олы Кариле мәдәният йортында балалар өчен "Сабантуй" бәйрәме узды.

Чаллы авылында Хәтер кичәсе үтте.

Илебезгә зур кайгы килүгә - Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел тулды. Бу көнне илебез зурлап билгеләп үтә. Олы Салтык мәдәният йорты янындагы обелискта без дә  "Хәтер шәме" кабыздык, венок куйдык. Күпме әниләр балаларын, ирләрен югалткан, күпме сабыйлар ятим калган бу кара көнне  һич кенә дә онытырга мөмкин түгел.


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Олы Карамал авылында Хәтер һәм кайгы көненә багышлап "Беркем дә, берни дә онытылмады!" дигән чара узды.

Затон поселогы һәм Олы Карамал авылы китапханәләрендә Хәтер һәм кайгы көненә багышлап газета укучылар игътибарына "Бу көнне бөтен ил солдат булды " һәм "1941-1945 – без бу елларны онытмабыз" китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International