ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

21 июнь көнне Каратал һәм Иске Казиле китапханә һәм мәдәният йорты  хезмәткәрләре Хәтер һәм кайгы көненә багышлап “Хәтер шәме” акциясен үткәрделәр.

21 июнь көнне сәгать 21.00дә  Тенеш штп  мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында, "Хәтер шәме" акциясен оештырдылар. Мәктәп укучылары һәм бистәдә яшәүчеләр бу кичтә Ватаныбыз өчен  Бөек җиңү хакына һәлак булганнар алдында баш иделәр.

21 июньнән 22 июньгә булган төндә Кама Тамагы муниципаль районында  Бөек Ватан сугышында хәлак булганнар истәлегенә хәтер шәмнәре яндырылды.  Һәр йортта, һәр гаиләдә сугыштан әйләнеп кайтмаганнарны искә төшерделәр. Алар һәрвакыт безнең йөрәкләрдә калачак. Кама Тамагы муниципаль районыннан барлыгы сугышка 11644 кеше китә. Шуларның 5826ы туган якларына әйләнеп кайта, ә калган 5818 кеше сугыш кырында ятып кала. Сугыш батырларына һәм корбаннарына мәңгелек дан!


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

21 июньдә   Шакирова Асия Вафа кызын 90-яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Николаевич Лоханов,  Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Яңа Сала  авыл җирлеге башлыгы Шиһабеев Исфан Хәкимулла улы  котладылар.

30 июнь көнне  2017 елның халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе  "Россия юристлары Ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә  чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрә. Кабул итү "Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак. Гражданнарны  нотариус, адвокат, суд приставы, прокуратура хезмәткәре кабул итәчәк (таблица нигезендә).  Адресы: Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 105 йорт. Язылу өчен телефон: 8 (84377) 2-17-08.

Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлек азыгы әзерләү эше үсеш ала. Бүгенге көнгә район буенча  1824 гектар күпьеллык үләннәр чаптырылган. 3401 тонна сенаж салынды, шуның 3138 тонна сенажны  "Идел" ҖЧҖ, 263 тоннаны "Олы Кариле" ААҖ әзерләгән.


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген, 19 июнь көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов районның предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән  атналык киңәшмә уздырды.

Бүген  район Башлыгы Павел Лоханов #Экояз2017  конкурсында "Экомәктәп", "Экобакча" (балалар бакчалары өчен), "Экогаилә", "Экопредприятие" номинацияләрендә җиңүчеләрне котлады.

17 июнь көнне Тәтеш районының Килдеш авылында “Валда шинясь” IV Республика мордва мәдәнияте фестивале узды. Бәйрәмдә безнең районның  Мордва Каратае авылыннан "Мордва бизәкләре" фольклор ансамбле (җитәкчесе - И.Ф.Окунева) катнашты.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International