ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2017 ел
шимбә

Кама Тамгы урта укучысы Варвара Автономова “Чикләрсез балачак” XIX Халыкара фестивале кысаларында үткәрелә торган “Игелекле тылсымчы” бәйгесе җиңүчесе булды.


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

15 июнь көнне Малафеева Мария Михайловнаны 90 яшьлек юбилее  белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена  Сороковнина һәм Куйбышев Затон штп башлыгы Николай Ефимов котлады.

Муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов район хуҗалыкларындагы хәлләр белән танышуны "Идел"  ҖЧҖ  "Барыш" бүлекчәсеннән башлады. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе  Госман Камалиев, "Идел"  ҖЧҖ  директоры Рамил Каюмов, "Идел"  ҖЧҖ  баш белгечләре, бүлекчә җитәкчеләре, "АК БАРС" ХК АҖ АПК департаменты директоры урынбасары Иван Коновалов озатып йөрде.

Россия көнен бәйрәм итү кысаларында 14 июнь көнне "Богородский рай" халыкка  социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга  социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлназ Хөснетдинова һәм Алия Айсина "Мин бу җирне туган ил дип атыйм" дигән темага рәсем күргәзмәсе үткәрделәр.

Республика яшүсмерләр китапханәсе "Выбор" газетасы белән бергә оештырган  "Габдрахман Әпсәләмов: патриот, язучы, кеше" дигән Республика конкурсына нәтиҗә ясалды. 


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеге турында рәсем һәм фотоэшләр Республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурска Татарстан Республикасының 39 муниципаль районыннан 420 эш кабул ителгән.  Кама Тамагы районыннан әлеге конкурска 9 эш җибәрелгән иде.

13 июньдә  “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов шәхси мәсьәләләр буенча гражданнар кабул итте.

Олы Кариле авылы мәдәният йорты китапханә белән берлектә «Чәчәк ат, Туган илем» дигән чара оештырдылар. Шулай ук мәктәп стадионында футбол буенча ярышлар оештырылды.

13 июньдә Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының киңәшмәләр залында  райондагы терлекчелек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов алып барды. Киңәшмәдә шулай ук хуҗалык һәм бүлекчә җитәкчеләре, баш белгечләр, технологлар, терлек үрчетү буенча технологлар, ферма мөдирләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, "АК БАРС" ХК АҖ АПК департаменты директоры урынбасары Иван Коновалов катнашты.


12
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Кама Тамагы штп  Россия көненә багышланган футбол буенча турнир узды. Яңа стадионда өч команда көч сынашты: Кама Тамагы штп, Куйбышев Затон штп һәм  Сөйки авылы командалары. Спортчыларны котларга стадионга муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Насыйров һәм аның урынбасары Василий Глазков, Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Гыймадиева килде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International