12 июньдә Россия көненә багышланган чаралар дәвам итте. Кама Тамагы штп эстафетаны Туфан Миңнуллин паркы кабул итеп алды. Сәхнәдән Россия Федерациясенең Дәүләт гимны яңгырады.
12 июнь көнне Әхмәдиева Сәхия Сәйфиевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге зур бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Куйбышев Затон штп. башлыгы Николай Ефимов котлады.
11 июнь көнне кичен Иске Казиле авыл җирлегенең Иске Казиле авылында Каратал, Атабай, Иске Барыш, Иске Казиле авылы командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар оештырылды. Чара Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган иде. Ярыш бик кызыклы булды. Иске Барыш авылы командасы җиңү яулады. Спортчылар һәм җанатарлар өчен мәдәният хезмәткәрләре чәй табыны әзерләгәннәр иде.
Хөрмәтле каматамагылылар! Чын күңелдән сезне илебезнең төп бәйрәме – Россия көне белән котлыйм.
12 июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме - Россия Көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 12 июнь көнне 10:00 сәгатьтә Кама Тамагы штп үзәк стадионында ир-ат командалары арасында футбол буенча ярышлар узачак. Шулай ук 11.00 сәгатьтә Кама Тамагы штп Т.А.Миңнуллин исемендәге паркта "Минем йортым – минем Россия" дигән бәйрәм узачак.
12 июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә. Шушы вакыйга уңаеннан Куйбышев Затон штп һәм Тәмте авылы китапханәсендә китап укучылар игътибарына "Бөек илнең бай тарихы", "Россия-безнең бөек держава" дигән китап күргәзмәләре тәкъдим ителде.
Россия көнен билгеләп үтү уңаеннан, 8 июньдә Кама Тамагы штп Т.А.Миңнуллин исемендәге паркта, Кама Тамагы урта мәктәбе волонтерлары 6-12 яшьтәге балалар арасында тематик квест оештырдылар.
Район Башлыгы Павел Лоханов социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады.
Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров катнашында, тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.
Терлек азыгы җыю техникасын һәм терлек азыгы саклау амбарларын вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү максатларында, 7 июнь көнне, районда смотр-конкурс узды.