ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2017 ел
җомга

Россия көнен билгеләп үтү уңаеннан, 8 июньдә Кама Тамагы штп Т.А.Миңнуллин исемендәге паркта, Кама Тамагы урта мәктәбе  волонтерлары 6-12 яшьтәге балалар арасында тематик квест оештырдылар. 


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район Башлыгы Павел Лоханов социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады.


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Кама Тамагы муниципаль районы  Башкарма комитетының  ГХАТ бүлегендә, Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров катнашында,   тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына  сертификатлар тапшырылды. 

Терлек азыгы җыю техникасын һәм терлек азыгы саклау амбарларын вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне  тәэмин итү максатларында, 7 июнь  көнне, районда смотр-конкурс узды.

13 июньдә  сәгать 13.00 дә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов шәхси мәсьәләләр буенча гражданнар кабул итә. Кабул итү “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак. Адресы: Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 105 йорт.

Шундыйларның берсе Гөлнара Илһам кызы Миңнуллина. «Авылның чисталыгы үзебездән тора», – ди Гөлнара. Өмәләрдә бергәләп эшләү канәгатьләнү хисе бирә. Чистарып калган тирә-ягыбыз күңелләргә сөенеч өсти. Үзебезгә дә күңелле, кайткан кунаклар алдында да оят түгел». Гөлнара кебекләр күбрәк булсын иде.

6 июнь көнне районның инвалидлар оешмасы, Зубарева А.А. җитәкчелегендә,  өстәл уеннары буенча Тәтеш шәһәрендә узган районара ярышларда катнаштылар. Безнең команда 1 урынны яулады. Районның данын Никаншина С., Семагина Е., Дыренков И, Капралова. Н., Мифтахов Д. якладылар. 


6
июнь, 2017 ел
сишәмбе

5 июнь көнне Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан  Куйбышев Затон штп китапханәсе   китапханәсе үзенең укучылары өчен  оештырды өчен газета укучыларны Көне экологик ребуса "Туган табигатьнең белгечләре" дигән экологик ребус көне оештырды. Көн дәвамында барлык китапханә укучыларына  ребусны чишергә һәм экологик тестның сорауларына язмача җавап бирергә тәкъдим ителде. Шулай ук барлык теләүчеләр дә "Безнең әйләнә-тирә дөнья матур" дигән китап күргәзмәсе белән таныша алдылар.   


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген, 5 июнь көнне  Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, шулай ук авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде.


3
июнь, 2017 ел
шимбә

Бүген, 2 июнь көнне Олы Бортас авылында яшәүче Гайнетдинова Зарифа Гобәйдулла кызын  90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев һәм Олы Бортас авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Гайнетдинов Мөнир котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International