1 июньдә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов финанс органнары җитәкчеләре белән, агымдагы мәсьәләләр буенча, атналык киңәшмә үткәрде.
1 июньдә Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Николаевич Лоханов "Кама таңнары" социаль ярдәм үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешма коллективы белән очрашты. Ул әлеге оешма хезмәткәрләрен оешма җитәкчесе Трофимова Елена Геннадьевна белән таныштырды. Әлеге очрашуда коллектив алдында куелган бурычлар һәм максатлар әйтелде.
1 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көненә багышланган, 2003 елгы һәм аннан яшьрәк командалар арасында футбол буенча район турниры узды. Ярышларда Кама Тамагы штп 2 команда, Куйбышев Затон штп һәм Тенеш штп командалар катнашты.
28 май көнне Тәтеш шәһәрендә 2008-2009 елгы малайлар арасында, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган, мини-футбол буенча ачык районара турнир узды.
Каратал авылы китапханәсендә 1 июнь көнне сәгать 10да клуб мөдире белән берлектә 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Бәхетле балачак" дип исемләнгән уен-тамаша үткәрелде.
Бүген, 1 июнь көнне, Кама Тамагы штп район мәдәният йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара узды. Чарада район Башлыгы Павел Лоханов та катнашты. Анда районның иң актив һәм сәләтле балаларын хөрмәтләделәр.
Хөрмәтле каматамагылылар! Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрик итәм!
2017 елның 30 маенда Кама Тамагы штп район мәдәният йортында Кама Тамагы муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы җыелышы булып узды. Көн тәртибендә татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе - "Сабантуй - 2017"гә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча мәсьәләләр каралды.
Бүген Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "2017-2020 елларда Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү" программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе узды. Безнең районнан 3 КФХ башлыгы катнашты: Зиннатов Радик Рәшит улы, Садыйков Әлфрит Салимҗан улы, Ялалетдинов Азат Ришат улы. Комиссия әгъзалары алдында алар үз бизнес-проектларын якладылар. Грант суммасы 1,5-3 миллион сум тәшкил итә.