11 июль көне 9дан 14кә кадәр Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә "Донор көне" уза. Барлык теләүчеләр катнаша ала. Үзегез белән паспорт алып килү мәҗбур. Кичтән майлы ризык һәм алкоголь кабул итмәскә кирәк.
Келәнче авылында Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм үзэшчәннәр әзерләгән концерт номерлары белән алып барылды. Матур, күңелле җырлар, шаян биюләр бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Сабантуйга авылда яшәүчеләр генә түгел, күп кенә кунаклар да кайткан иде.
Һәр елдагыча бәйрәмне милли уеннар бизәде: көрәш, чүлмәк вату, ат чабышы, баганага менү һ.б.
Бәйрәм узган елларда кебек үк күңелле һәм бик тә җылы үтте.
Источник: http://www.kamskoe-ustie.ru/
1 июль көнне туган якны өйрәнү музеенда Южная Околицада туып-үскән, бүгенге көндә төрлесе төрле якка сибелеп яшәгән каматамагылылар очрашты.Музейда кемдер үзенең әби-бабасы турында укып-күреп белде, кемдер бүләк иткән экспонатларын таныды, ә кайберәүләр үз эшләрен күреп тә сөенде.
Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Сезне чын күнелдән иң яраткан милли бәйрәмнәребезнең берсе – Сабан туе белән тәбрик итәм!
Кама Тамагы штпның үзәк стадионында Яшьләр көне уңаеннан поселокның яшьләр командалары арасында футбол буенча турнир оештырылачак.
Шул ук көнне “Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узачак. Ул сәгать 16.00дә башлана, чараны яшьләр эше һәм спорт бүлеге оештыра. Җиңүчеләрне бүләкләр, Мактау кәгазьләре, Дипломнар көтә.
28 июньдә Красновидово авылында 10 сентябрьдә булачак сайлауда "Бердәм Россия" партиясеннән Красновидово авыл җирлеге Советы депутатына кандидатлыкка кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү булды.
Тулырак...
Барлык каматамагылыларны һәм районыбыз кунакларын милли бәйрәмебез "Сабантуй-2017" үзенә дәшеп кала. Бәйрәм 2017 елның 1 июль көнендә 10.00 сәгатьтә Кама Тамагы штп, Заовражный Каратай урамында башланып китәчәк. Рәхим итегез!
Атабай авылы үзешчәннәре җыр-биюләрен бизәлгән атка төяп, “Авыл көне” нә бүләкләр җыярга чыктылар.