ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2015 ел
җомга
Данил Төхвәтуллин районда беренчеләрдән булып үз комбайнына күчмә флаг беркетте. Ул бөртеклеләрне җыеп алуга беренче булып чыкты һәм беренче булып 5000 центнер ашлык суктырды.
1 август–шимбә көнне Казанда милли бәйрәм–Сабантуе гөрләячәк.
“ТАССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел булуны бәйрәм итү турында” Татарстан Республикасы Президенты указы 2015 елның 14 февралендә имзалана.
Күрше районнар белән күрешеп-сөйләшеп тору, тәҗрибә уртаклашу дустанә мөнәсәбәт ныгуга нигез була.
Узган җомгада Татарстан Республикасы төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында көзге-кышкы җылыту сезонына әзерлек мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмә үткәрелде.
Татарстан Республикасы территориясендә берничә ел инде индивидуаль җылыту системасына күчерүне күздә тоткан хөкүмәт программасы гамәлдә. Шушы программа кысаларында агымдагы елда районда Куйбышев Затон штпда 48 йортны, шулай ук социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны индивидуаль җылыту системасына күчерү планлаштырыла.
ТРда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы өченче ел инде инфраструктураны яхшырту, хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм башка проблемалар турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итә.
28 июль Кама Тамагы район үзәгендә райпо мәйданында "Президент белән бергә" ирекле хәрәкәт активистлары акция уздырды.
Матур чәчәкләргә , агачларга күмелгән мәчет ишегалды. Стендта 6 ел рәттән булып узган бәйрәм мизгелләре, матди ярдәм күрсәтүчеләр исемлеге урын алган.
“Әдәби хәзинә” тапшыруын төшерү өчен ТНВ каналының иҗат төркеме безнең районда булып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International