ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Авыр икътисадый вәзгыятькә карамастан, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгате буенча республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы кредитлау өчен федераль бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.


9
май, 2020 ел
шимбә

     2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла. 

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булганнарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!
Кадерле якташлар!
Сезне чын күңелдән хәрби данның 75 еллыгы - халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм!


8
май, 2020 ел
җомга

Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 75 ел тулу уңаеннан район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан «Халык җиңүе» һәм «Җиңү кайтавазы» дигән яңа виртуаль күргәзмәләр әзерләнде.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ветеранны Җиңү белән котла» акциясе кысаларында «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» дәүләт автоном социаль хезмәткәрләре сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен 9 Май бәйрәме белән котладылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы Хәтер һәм Дан елына багышланган Бөтенроссия челтәр акциясен уздыра. Акциядә Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданы катнаша ала. Җиңүчеләрне дипломнар, «Трудовая доблесть России» БВС (ВОВ) мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.

Аз керемле гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче гражданнарга ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасында коронавирус пандемиясе чорында һәрьяклы ярдәм күрсәтелә.

Бөек Ватан сугышы безнең халкы өчен чын сынау булды. Һәркем үз өлешен кертергә һәм җиңүне бераз якынайтырга тырышты. Ир - атлар сугышта, картлар, хатын-кызлар һәм балалар тылда эшләгән-бүгенге заман кешесе әнә шулай сугышны әнә шулай күз алдына китерә. Асылда, хатын-кызлар да хәрби хәрәкәтләрдә актив катнаштылар. Барыннан да элек алар медиклар арасында булган, алар яралыларны сугыш кырыннан чыгарганнар, үлем куркынычы турында уйламый да.

Ир-атлар белән беррәттән дошманга каршы көрәшүчеләр дә аз түгел. Рәсми мәгълүматларга караганда, аларның саны 800 меңнән артып китә. Танкистлар, пулеметчылар, элемтәчеләр, снайперлар, разведчиклар – хатын-кызлар «һөнәрләре» түгел, әмма сугышчы кызлар алга барды, алар үзләрен көчсез дип санамадылар.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 7 маенда Василий Петрович Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбе коллективы территорияне чүп-чардан чистартты һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 75 агач (52 юкә, 23 карагач һәм нарат үсентесе), шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан 100 имән үсентесе утыртты.

Хөрмәтле якташлар!

      Сезне барыбыз өчен дә иң кадерле бәйрәм - Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбриклим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International