ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

2020 елның 15 маенда, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Кама Тамагы штп башлыгы Владимир Павлович Сороковнин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина  Шугаева Лидия Георгиевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

2020 елның 28 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

 

Тудимир Хундимир улы һәм Гөлфия Галимулла кызы 48 ел бергә гомер итәләр, үзләренең гаилә тормышы белән мәхәббәт, тугрылык, хезмәт сөючәнлек һәм бер – берең турында кайгырту-ул никахның нигезе икәнен исбатладылар.

 

Хөрмәтле район халкы!
Сезне чын күңелдән якты бәйрәм - Халыкара гаилә көне белән котлыйм!


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 14 маенда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Гөлназ Ринатовна Григорьева,   Антонина Петровна  Вязникованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Антонина Петровнага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 24 апрелендәге 576 номерлы карары белән 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре билгеләнде


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Эшләр 2020 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр www.anticorruption.life конкурсның рәсми сайтында ике номинациядә кабул ителәчәк - «Иң яхшы плакат» һәм «Иң яхшы видеоролик»

   Китапханәләр укучыларны кабул итүне вакытлыча чикләделәр. Кабул ителгән чаралар яңа коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

 

Татарстанда 12 майдан башлап республика буенча хәрәкәт итү өчен смс-режим кертүне гамәлдән чыгардылар. Шул ук вакытта республикада битлек-перчатка режимы кертелә.

ТР Министрлар Кабинеты «Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»яңа карар кабул итте. Карарның яңа редакциясе 12 майдан республика буенча хәрәкәт итү өчен рөхсәт алуны күздә тотмый, гражданнарга эш бирүченең белешмәсен рәсмиләштерергә яки өйдән чыгу өчен СМС-код алырга кирәкми.
 


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Эш башлаучы  фермер» халыкара бизнес-уенның төбәк этабын үткәрә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International