ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2020 ел
сишәмбе

6 март көнне район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Чуртан кушуы буенча" әкияте күрсәтелде. Район ир-атлары исеменнән хатын-кызларны яз бәйрәме белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов котлады.

7 март көнне Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев Зур концерт залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Кама Тамагы районы делегациясе составына район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Владимировна Сороковнина җитәкчелегендә республика конкурсының зона этабында катнашучылар керде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсын дәвам итә.

2020 елның 11 мартында «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең күчмә офисы Тенеш штп. халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү программалары буенча гражданнарга мәгълүмат бирү һәм консультация бирү максаты белән чыгып китәчәк.

Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, район авыл хуҗалыгы формированиеләре директорлары, баш инженерлары һәм агрономнары, сервис оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Буа туган якны өйрәнү музееның Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган проекты кысаларында районның туган якны өйрәнү музеенда «Буа аша җиңүгә юл» дигән күчмә күргәзмә ачылды.


7
март, 2020 ел
шимбә

Метеорологик куренешлэр интенсивлыгы турында кисэту

  Кадерле хатын-кызлар!

     Бу матур яз көнендә сезне чын йөрәктән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга рөхсәт итегез!


6
март, 2020 ел
җомга

5 март көнне Александр Дмитриевич һәм Николай Матвеевич Николаевларны бергә гомер итүләренең 67 еллыгы белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Сафина Гөлназ Хәмис кызы котладылар.

Моңа кадәр Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов ветеран Николай Матвеевич Николаевка Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм чарасының төп кунаклары Кама Тамагында яшәүче тыл хезмәтчәннәре булды. Район башлыгы шәхсән үзе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләрен тапшырды һәм Җиңүнең юбилей еллыгы белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International