Бүген, 2020 елның 16 апрелендә, Кама Тамагы районының Балтач авылында көндәлек товарлар кибете ачылды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 17 апрелендә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр, иртән һәм көндез урыны белән 23 метрга кадәр (Казанда - 15-18 м/с) көчле җил саклана.
"Нармонка" агрофирмасы" ҖЧҖнең 2 филиалы 14 апрельдә 2673 гектарда туңга сөрүне төгәлләде, районда беренчеләрдән булып 15 апрельдә арпа чәчүгә керештеләр.
Грантның максималь күләме 30 млн сум булачак. Катгый таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе булу.
Грант акчаларын сөтчелек фермаларын, эре мөгезле терлекләр симертү, сарыклар симертү фермаларын төзүгә, сарыклар үрчетүгә, савым кәҗәләрен тотуга, ит һәм йомырка юнәлешендәге кошчылык (тавыклар, күркәләр, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар) фермаларын, ат фермаларын һәм товар балыгы җитештерү фермаларын тотуга файдаланырга мөмкин.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус йогышы таралуның югары эпидемиологик әһәмиятен һәм куркынычын исәпкә алып, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан эшләнгән профилактик мәгълүматны җибәрде. Актив гиперссылкалар белән Таблица түбәндәге адрес буенча кереп була: http://16.rospotrebnadzor.ru/covid-19_svodnaya_tablica .
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 24 февралендәге 388-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2020 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды.
Акциянең максатлары: иҗтимагый экологик инициативаларны һәм актив гражданнарны ачыклау; Татарстан Республикасының экологик хәрәкәтен торгызу; муниципаль районнарны, мәгариф оешмаларын, предприятиеләрне һәм гаиләләрне экологик белем бирү эше өчен бүләкләү; халыкның экологик грамоталылыгын күтәрү; Татарстан халкының экологик яшәү рәвешен популярлаштыру.
Хөрмәтле Кама Тамагы муниципаль районы халкы!
Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балага айлык түләүне рәсмиләштерү тәртибе турында Сезгә хәбәр итәбез.
2020 елның 1 июненнән җан башына уртача керем күләме, җан башына уртача яшәү минимумы күләменнән артмаган, 2019 елның II кварталына халыкның җан башына туры килгән түләү билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән алдагы елның икенче кварталы өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә 2020 елның 1 июненнән – Һәм мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтада билгеләнгән гаилә (граждан) мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган очракта, өч яшьтән җиде яшькә кадәр балага ай саен түләнә торган түләү бирелә.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, «АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020» дигән чакыру игълан иткән иде. Әлеге чара бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының сезонлы эшләргә ихтыяҗын искә алып кабул ителде.
Республика территориясенә ике башкаладан килгән һәм алар белән бергә яшәүчеләр ике атна дәвамында өйдә булырга тиеш булачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре өчен социаль әһәмиятле авторлык проектлары буенча конкурс уздыра.