ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

     Бүген, 2020 елның 13 февралендә, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы конференциясе узды. Конференциядә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы - Вазыйхов Наил Альберт улы, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе - Калашникова Ольга Анатольевна һәм Кама Тамагы районы профсоюзы әгъзалары катнашты.

Бүген Кама Тамагындагы Мәктәп күлендә сулыкның фаунасын саклау буенча акция узды. Ел саен боз астында торган сулыкларда балык кышлату өчен кислород җитмәү күзәтелә.

Тискәре күренешләр: 2020 елның 14 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Бүген, 2020 елның 13 февралендә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының районның финанс органнары җитәкчеләре белән агымдагы мәсьәләләр буенча чираттагы эшлекле киңәшмәсе узды.

Кама Тамагы муниципаль районында район предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәт коллективлары белән җыелышлар дәвам итә.

12 февральдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО начальнигы Госман Ганибай улы Камалиев, «Кама Тамагы район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Руслан Рашат улы Шакиров районның терлекчелек фермаларын чираттагы тапкыр йөреп чыктылар. Алар «Нармонка» Агрофирмасы” ҖЧҖнең 2 нче филиалы «Варварино”, “Кече Салтык”, “Тәмте”, «Осинники» бүлекчәләренең терлекчелек объектларында булдылар.

         Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында мәктәпкәчеләрне Рафаэль Мостафинның «Кызыл ромашка» исемле бер китабы күргәзмәсе белән таныштырдылар.


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 9-15 февралендә Казан шәһәрендә Тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уза.

Хөрмәтле Росреестр сервисларыннан файдаланучылар!

Хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, шулай ук Россия Федерациясенең бөтен территориясендә бердәм дәүләт реестрын (күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрының Федераль дәүләт мәгълүмат системасы) алып баруга күчү өчен Росреестр рәсми сайтта планлы техник эшләр башкара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International