Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Ел саен республикада декабрь һәм гыйнвар ае янгыннар һәм аларда һәлак булучылар саны арту сәбәпле иң имин булмаган айларның берсе булып тора.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы барлые теләүчеләрне 17-18 ноябрьдә Тукай районында узачак районында «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы» чарасына чакыра.
13 декабрьдә Мәскәүдә зур сыр ярминкәсе ачылды. Россиянең 15 төбәгеннән 30дан артык эре компания 100дән артык төрдә сыр тәкъдим иттеләр. Шулар арасында – «Татарстан Камамберы». Искәртеп узабыз, 2018 елда Кама Тамагында «Камамбер» сыр заводы ачылган иде, ул француз рецептурасы буенча җирле сөттән сыр әзерли.
Бүген, 2019 елның 16 декабрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясады.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
14 декабрь көнне Акчарлак мәдәният йортында 2009-2010 елгы яшүсмерләр командалары арасында Кыш Бабай призына мини-футбол буенча районара турнир узды.
Бүген, 2019 елның 16 декабрендә, өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының 39нчы утырышы узды.
Тәмте авыл китапханәсендә Тәмте урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен «Атакай Наум – акылга утырт» танып – белү-уен сәгате узды.
Бүген, 2019 елның 16 декабрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
Апаста ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабы узды, анда Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе катнашты һәм 2 урынны яулады. Аннары мәктәп республика конкурсы финалында Кама Тамагы районы данын яклаячак.