2019 елның 2 октябрендә "Бердәм РОССИЯ" партиясенең Кама Тамагы җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк.
Терлекләрне кышкы абзарларга күчерүгә әзерлекне тикшерү максатыннан район хуҗалыкларын тикшерү дәвам итә. Биналар, механизмнар, җайланмалар тикшерелде, шулай ук терлек үрчетү һәм баш санынарттыру мәсьәләләре каралды.
Һәр кеше тормышында һөнәр сайлау иң җаваплы адымнарның берсе булып тора, аны яшь чакта эшләргә туры килә. Эшче һөнәрләр елы кысаларында Район үзәк китапханәсендә 9 нчы сыйныф укучылары ФКУ «РТ буенча Россия ГИМС МЧС Үзәге» Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н. Г. Нуриев белән очраштылар.
Кама Тамагы район балалар китапханәсендә тәрбиячеләр көне алдыннан Юлдуз Рифовна Мубариева һәм Элмира Сеитибрагимовна Муталипова белән әңгәмә үткәрелде.
Бүген, 2019 елның 24 сентябрендә, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Куйбышев Затоны штп Башлыгы Николай Борисович Ефимов Гаделбикә Хисамованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Бүген, 2019 елның 23 сентябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
"Татарстан-нык гаиләләр территориясе"проектында Кама Тамагы муниципаль районыннан Шулаевлар гаиләсе кунакларны каршы алырга әзер.
Бүген, 2019 елның 20 сентябрендә, Кама Тамагы штпда "Чиста яр"акциясе узды.
2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
2019 елның 20 сентябрендә муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Әүхәт улы Габидуллин, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Кама Тамагы штп муниципаль берәмлеге башлыгы Владимир Павел улы Сороковнин һәм Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимир кызы Сороковнина Җамалиева Хәлимә Әдһәм кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.